Презентация на тему "Халыклар дуслыгы - Татарстан байлыгы". Нефть татарстаннын зур байлыгы


Халыклар дуслыгы – Татарстанның иң зур байлыгы

Сөекле Татарстаныбызда дүрт миллионга якын кеше яши. Күпчелеген татарлар һәм руслар тәшкил итә. Шулай ук чуашлар, марилар, удмуртлар, мордвалар һ.б. халык вәкилләре дә бар. Татарстан халыклары үзара бәйләнешләр нәтиҗәсендә, тел, мәдәният һәм башка өлкәләрдә бер-берсенә йогынты ясап, күркәм тормыш итәләр. Аларның киләчәккә омтылышлары, уй-хыяллары бер-берсенә охшаган кебек. Татар шагыйре Һади...

Сөекле Татарстаныбызда дүрт миллионга якын кеше яши. Күпчелеген татарлар һәм руслар тәшкил итә. Шулай ук чуашлар, марилар, удмуртлар, мордвалар һ.б. халык вәкилләре дә бар.Татарстан халыклары үзара бәйләнешләр нәтиҗәсендә, тел, мәдәният һәм башка өлкәләрдә бер-берсенә йогынты ясап, күркәм тормыш итәләр. Аларның киләчәккә омтылышлары, уй-хыяллары бер-берсенә охшаган кебек. Татар шагыйре Һади Такташ үзенең шигырендә:«... нинди охшаганбыз,Ничек охшаганбыз,Бертуганнар дисәң,Мин - Тамбовтан, ә син -Казан артыннан;Мин бер мишәр улы, кыргый үскән,Ә синКүрше чуваш халкыннан...», - дип язган.Бөек Ватан сугышы елларында халыкларның дус яшәве илгә җиңү китерүгә зур өлеш кертте, шуңа күрә Җиңү көнен һәр елны бергәләп, тантаналы рәвештә билгеләп үтәбез.Татар әдипләре үзләренең әсәрләрендә халыклар дуслыгы темасын даими яктырталар. Мәсәлән, Л.Ихсанова «Лачын кыз» әсәрендә халкыбызның каһарман кызы - Советлар Союзы Герое, очучы Мәгубә Сыртланованың дуслары арасында күптөрле милләт кешеләре булуы турында оста тасвирлаган. Башкалабыз Казанның бер урамы аның исеме белән аталган...Республикабыз шәһәрләрендә, авылларында мәчетләр, чиркәүләр шактый күп. Аларның кайберләре янәшәдә генә урнашкан. Дини мәсьәләләрдә толерантлык сизелеп тора. Дини оешмалар үзара киңәшләшеп эшлиләр. «Киңәшле эш таркалмас», - дигән мәкаль бар халкыбызда, бу бик тә дөрес. Мәдрәсәләр, якшәмбе мәктәпләре уңышлы гына эшләп килә. Кайбер дини бәйрәмнәрне ял көне дип тә игълан итәләр җитәкчеләребез.Татарстанда үзебезнең күпмилләтле халыкка гына түгел, чит илләрдән күчеп кайтучыларга да урын тар түгел. Мәктәбебездә Үзбәкстаннан, Кыргызстаннан, Таҗикстаннан, Казакстаннан кайтып төпләнүче кешеләрнең балалары, оныклары укый. Алар белән бергәләшеп белем хәзинәләрен туплыйбыз, сыйныфтан тыш төрле чараларда катнашабыз, мәктәп данын яклап, спорт ярышларында чыгыш ясыйбыз, кыскасы, бик дус яшибез. Төрле милли бәйрәмнәрдә катнашабыз, болар безгә физик һәм рухи яктан ныгырга мөмкинлек бирә. «Май чабу», «Нәүрүз», «Сабан туе» бәйрәмнәрендә актив катнашабыз. Аларны үзебезнең мәктәп стадионында үткәрәбез. Төрле милләт вәкилләре үзләренең җыр-биюләрен, гореф-гадәтләрен, осталыкларын күрсәтәләр. Бәйрәмнәр бик күңелле үтә, җиңүчеләргә бүләкләр бирәләр, монысы икеләтә куанычлы!Былтыр әнием сабакташлары белән очрашуга Санкт-Петербург шәһәренә барган иде. Анда ерак җирләрдән төрле милләт вәкилләре җыелган. Урта Азия илләреннән генә түгел, хәтта Германиядән дә очрашуга килгәннәр. Күпме еллар үтсә дә, дуслыклары, үзара хөрмәт итешүләре кимемәгән, киресенчә, ныгый гына барган. Болар барысы да кешеләргә яшәү дәрте өсти, яңа үрләр яуларга көч бирә, юкка гына халкыбыз: «Кош канаты белән, кеше дуслык белән көчле», - димәгән!Минем дә дусларым бар. Алар белән бергә файдалы эшләр башкарабыз, ярдәмләшеп яшибез. Дуслар булганда барлык авырлыклар җиңеләя, ничектер, үзеңне көчлерәк сизәсең. Дуслар белән уртак тел табу миңа бик җиңел, чөнки алар - мине, мин аларны ярты сүздән үк аңлыйм... Анапада ял иткәндә руслар, якутлар, ненецлар белән дуслашкан идем, хәтта яһүд милләтеннән дә берәү бар иде. Хәзер дә сирәк кенә булса да аралашабыз...Татарстан Җөмһүрияте дә халыклар дуслыгы турында даими кайгыртып яши. Казан шәһәрендә «Халыклар дуслыгы йорты» 2012 елның көзендә эшли башлады. Ул - Россия Федерациясендәге иң матур һәм иң зур дуслык йорты. Анда республикабыздагы милли-мәдәни оешмалар өчен уңайлы шартлар тудырылган. 300 кешелек концерт залы, 75 кешелек конференцияләр залы, 25 кешелек сөйләшүләр бүлмәсе һәм, безнең өчен горурлык булырдай, мәгълүмат үзәге бар. Башка халыклар белән беррәттән, дуслык йортында татар халкы турында шактый зур күләмле мәгълүмат белән танышып була. Быел, ягъни 2013 елда, Татарстанның башкаласы Казан шәһәрендә Универсиада узачак. Республикабыз җитәкчеләре тарафыннан бу халыкара вакыйгага (спорт бәйрәменә) киң колач белән әзерлек эшләре бара. Башкалабыз көннән-көн матурлана, чөнки күп илләрдә килгән төрле милләт кешеләренә (кунакларга) үзебезнең асыл сыйфатларыбызны, кунакчыллыгыбызны, дустанә хөр яшәвебезне күрсәтергә тиешбез. Татар иленә һәрчак рәхим итсеннәр!Дуслык - кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрнең иң әйбәте. Шундый тыныч, матур, бай Татарстаныбызда яшәвем белән мин чиксез горурланам!Галиуллин Эмиль,«Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районының Обсерватория урта гомуми белем мәктәбе» бюджет муниципаль белем учреждениесенең XI сыйныф укучысы

yashel-uzan.ru

Татарстанда нефть чыгарыла башлаганга – 75 ел

Чирмешән якларыннан Шөгер-Лениногорск тарафына юнәлгән кеше белә булыр – бормалы-сырмалы, хәтәр борылышлары булган юллардан Татарстанның иң биек нокталарының берсенә үрмәлисең дә үрмәлисең. Урманнар белән капланган тауларга бер менеп, бер төшеп тирә-яктагы гүзәллеккә карап сокланып кына өлгер дә шуны кәгазьгә төшерергә бөек якташыбыз Шишкин булмавыңа үкенеп туйма!

 Швейцариянең табигате дә бу яклардагы кебек искиткеч матур, күрәсең, нефть тудырган Лениногорск шәһәрен дә аңа тиңләп, «кечкенә Швейцария» дип атыйлар. Яшеллеккә күмелгән татар нефтенең бишегенә әүвәл Зеленогорск (Яшел тау) дигән исем бирергә теләүләренә дә аптырыйсы түгел. Ә аңа җиткәнче әле Бәкер тавына менеп төшәсе бар. Сабан туйлары узган аланнар яныннан сылу кызлар толымындагы тасма кебек боргаланган юлдан бераз барып түбән төшә башлауга, Шөгер авылының матур күренеше ачыла. Ә бу авылның горур таулары, челтерәп аккан чишмәләре, күркәм кешеләре белән генә очрашып калмыйча, Татарстанның гына түгел, заманында СССР дип аталган илнең, хәтта Европаның язмышына зур өлеш керткән тарих сулышын тоясың. Һәм ул тарихның асыл битләренә язып куелып, бүген дә мөһим урынны алып торучы сүз – нефть...

Татарстанның уңышларыннан хәбәрдар булганнар, Казан, Әлмәт урамнарының төзеклеген, бай сәүдә үзәкләрен күрүчеләр, хәтта спорт җанатарлары да: «Сездә бит нефть», – дип, тиз генә нәтиҗә ясаган булалар. Шуның белән барысы да аңлашыла, янәсе. Әйтерсең лә аның тирән күле җәелеп ята һәм бер мәшәкатьсез генә дегет чиләгеңне тотып бар да чумырып ал! Сөйләгәннәрдән ишетеп, китаплардан укып кына белмим бу турыда, бераз гына булса да үземнең дә әлеге тармакта хезмәт куеп, торба-штангалар борып, җир өстенә яңа гына чыккан «кара алтын»ны ялан кул белән тотып караганым бар. Бу әле хәзер, эшләр өчен бөтен уңайлыклар, машина-автоматлар, хезмәтенә күрә тиешле хөрмәте булган чорда. Ә ничегрәк башланганын күзалласак... Язучы Шамил Бикчуринның нефтьчеләр тормышын сурәтләгән «Каты токым» әсәрендәгечә, төрле холыклы, төрле милләт вәкилен уртак эшче язмышы берләштергән һәм алар барысы бергә «каты токым»ны тәшкил итеп, киләчәккә юл ярган чор күпкә катлаулы булган.

Шөгер җирле үзидарә советы рәисе Радик Нәҗип улы Гафиятуллин авыл читендәге басуда әле бүген дә үз көенә эшләп торган беренче скважина һәм аның янәшәсендәге обелиск янына алып баргач, күңелне горурлану да, шул ук вакытта дулкынлану хисе дә биләде. Бүген Татарстанның ике дистәдән артык районы кырларында нефть табыла, аларда меңнәрчә скважина «кара алтын» суыра, ә «чишмә» башы бит менә шунда.

Моннан 75 ел элек булган вакыйгаларны күз алдына китереп карыйм. 1943 елның җәе. Туплар гөрелтесе ишетелми, сугыш кайдадыр еракта, әмма шул ук вакытта ул бөтен җирдә – борчулы йөзләрдә, фронттан килгән өчпочмаклы хатларда, «батырларча һәлак булды» дигән кара кәгазьләрдә, ятимнәрнең китек күңелендә... Совет солдаты Рейхстаг түбәсенә Кызыл байрак кадаганчыга хәтле ике елга якын вакыт бар, аңа хәтле бөтен Европа аша диярлек узасы, адым саен җимерек шәһәрләр, яндырылган авылларны очратасы бар. Илне илбасарлардан арындыру өчен күпме кеше гомере биреләчәк әле. Ә Шөгер авылы басуында исә башка фронт һәм алар бер-берсенә тыгыз бәйләнгән – бораулаучылар, алны-ялны белми, җир маен эзли. «Тәвәккәл таш яра» дигән гыйбарә нефть эзләүчеләр турында әйтелгәндер кебек: алар үз дигәннәренә ирешә – Шөгер авылының гына түгел, Татарстанның исемен бөтен дөньяга яңгыратып, нефть фонтанын аттыра! Ил чималга, коралга сусаган хәлиткеч чорда, гади генә бер татар авылында җир мае табылуның бу вәхшәтле сугышта Җиңүне якынайтуда өлеше һичшиксез зур. Киләчәктә «кара алтын»га, аны табучы, җир куеныннан суыртып алучы фидакарь затларга багышлап күпләгән җырлар, китаплар язылачак – болары әле соңрак, ә 1943 елның җәендә бораулаучыларның башында бары бер генә уй: җир куенында яткан хәзинәгә нихәтле тизрәк төшеп җитеп булачак – сугыш шулхәтле иртәрәк тәмамланачак... Тыныч кына, үз көенә эшләп торган беренче скважина янында мине шундый уйлар чолгап алган иде. Әйтерсең лә тарихның әлеге «тере» шаһиты җир өстенә һәр тамчы «кара алтын» белән бергә үзенең серләрен дә чыгарып җәя. 

70 ел элек нефть табу Татарстанның язмышын тулысынча үзгәртте. Әлеге скважина иң авыр сугыш елларында беренче нефтьне биргән. Шуның белән без көч алдык һәм якты киләчәккә өмет туды. Без һәрвакыт бу хакта хәтерләячәкбез һәм үз тарихыбызны саклаячакбыз. «Лениногорскнефть» идарәсенең 70 еллык юбилей уңаеннан 2015 елның 21 августында Президент Рөстәм Миңнехановның Татарстан нефтен беренче ачучыларга багышланган стелла ачу тантанасында әйткән сүзләре.

Шөгер битум заводы музее куәтле тарих катламын ача Лениногорскига барганда сул якта, халык телендә Шандыр дип аталган тау итәгендә, гомер бакый төтенләп, тирә-юньгә сумала исен чыгарып утыручы завод кала иде. Шуның янәшәсеннән әллә ничаклы узып йөреп, аның венгр чыгышлы Америка эшмәкәре Ласло Шандор белән бәйле булуыннан гайре берни белми идем. Шөгер белән танышуыбызны дәвам иттереп, Радик Гафиятуллин безне нефть-битум заводының музеена алып барганда, мин аны гадәти бер бүлмәдер дип уйлаган идем. Баксаң, гасырдан артык эшләп торган завод ябылып, аның урынына тулы бер комплекс барлыкка килгән икән. Безне каршы алган экскурсовод Светлана Хәсәновадан әлеге музей турында бик кызыклы мәгълүматлар алдык.

– 1700 елдан башлап бөтен Россия буйлап нефть эзләү башлана. Петр Iнең «Тау иреге» турында Указы чыкканнан соң, файдалы казылмаларны эзләү һәм табу хокукы бирелә. Бу якларда нефть ятмаларын өйрәнү эшен XVIII гасырның икенче яртысында башлап җибәргән И.И. Лепехин, П.С. Паллас, И.П. Фальк кебек галимнәр әлеге төбәкнең нефть ятмаларына бай булуын фәнни-техник әдәбиятта тасвирлыйлар, – дип сөйләп китте ул.

Ә аларга хәтле, XVIII гасырның беренче яртысында ук, татар старшинасы Надыйр Уразмәтов Кама аръягында җир маен табу һәм эшкәртү буенча эзләнүләр алып бара. Берг-Коллегиядән нефть эшкәртү заводы төзүгә рөхсәт алынгач, 1768 елда күренекле якташыбыз төзү эшләренә керешә, әмма хыялын чынга ашырып бетерә алмыйча үлеп китә. Надыйр Уразмәтовның бу якларның гына түгел, тулаем Россия тарихында беренче булып нефть табу һәм эшкәртү омтылышы әһәмиятле роль уйный – ул әлеге тармакка галимнәрнең игътибарын җәлеп иттерә.

Бу яклардагы ачык һавадагы әлеге беренче музей 2015 елда ачылган. Күп өлеше нефть табу һәм эшкәртүгә багышланган музейның бер залы XIX гасырның азагыннан алып XX гасыр урталарына хәтле булган чорга (1874-1944) багышланган. Ул таудагы шахта формасында эшләнгән, көчәйткечләр аша эш процессы барышы имитацияләнә. Дивардагы лампалар кабынып, тавышлар да ишетелеп торганда, вакыт машинасына утырып, үткәннәргә кайтып килгән кебек буласың. Икенче зал исә 1945 елдан алып 2015 елга – завод ябылганчыга хәтле булган чорга карый. Бу элек операторлар бүлмәсе булган һәм заводның соңгы көннәренә хәтле эшләгән чордан калган. Операторлар бүлмәсе – заводның бөтен технологик процесс мәгълүматлары тупланган «йөрәге». Биредә үк заводның төрле елларда җитештергән продукциясе, архив документлары, фотографияләр урын алган. Шөгер – өч Советлар Союзы һәм ике Социалистик Хезмәт каһарманының кече ватаны. Аларның барысының хезмәт биографиясе нефть тармагы белән бәйле. 2011 елда Иске Шөгер авылында Каһарманнар аллеясында, «Татнефть» җәмгыяте тарафыннан, аларның барельефлары ачылган. Яңа Елховой авылында туган Социалистик Хезмәт каһарманы Мәсгут Минекаев та Иске Шөгер мәктәбендә укыган. Россиядә алты каһарманга белем биргән башка авыл мәктәбе юк. Музейдагы һәрбер экспонат – Татарстан нефть юлының бер кисәкчеге. Әлеге музей комплексына шулай ук шахта-штольня, эретү, битум кайнату цехлары, төп технологик линияләр макеты керә.

– Алда атап үтелгән галимнәрдән соң бирегә 1874 елда венгр чыгышлы Америка галиме Ласло Шандор килә һәм зур булмаган гудрон заводы ача. АКШта нефть табу һәм эшкәртү буенча тәҗрибә туплаган галим биредә нефть тапмакчы була, ә битум чыгару белән параллель рәвештә генә шөгыльләнә, – дип дәвам итә Светлана Хәсәнова. – Штольнялардан чыгарылган битумлы ком-ташларны кул арбаларына салып шуннан ерак түгел генә аккан Шушма елгасы буена алып төшеп, сулы казаннарда кайнатканнар. Шул рәвешле битум аерылып алына һәм чүмечләр белән кисмәкләргә тутырыла. Әлеге гади ысул белән Шандор битум алуга ирешә. Әмма бу шөгыль бик зур файда китерми, битумлы ком шахта ысулы белән чыгарыла, бөтен эш кул белән башкарыла. 1877 елда Америка эшмәкәре бораулау эшләрен башлап җибәрә, барлыгы биш скважина бораулана. Шуның берсе 350 метрга хәтле төшә. Шандор урын белән ялгышмый, әмма нефть ятмаларына хәтле төшеп җитә алмый. Тагын 300 метр бораулаган булса, Шөгер нефте фонтанын шушы венгр чыгышлы америкалы аттырган булыр иде. Әмма язмыш башкача хәл итә. 1880 елда Шандор Самара губернаторына «Әлеге эзләнүләргә бер кешенең матди мөмкинлегеннән күбрәк акча кирәк» дип хат җибәрә һәм дәүләттән ярдәм сорый. Ләкин ярдәм итүче табылмый, вакыт бара, акча кими. Ахыр чиктә ул, үзенең гудрон заводын Сызрань шәһәренең асфальт заводы ширкәтенә бик арзан бәягә сатып, Америкасына кайтып китә.

Музей артындагы тауда барлыгы биш штольня булган, җимерелгән штольняларның берсен махсус музей өчен ачалар. Без, әлеге штольняның авыр ишекләрен ачып, эчкә үттек. Декорацияләр белән капланган диварлар, агач терәүләр, тар тимер юлдан вагон тартып килүче ат һәм аны җитәкләгән эшче каршы алды безне. Бераз арттарак көрәк-ломнар тоткан тагын эшчеләр күренде. Кешеләр һәм атлар чын түгел, әмма ул манекеннар тонык яктылыкта чын кебек күренә, битум исе һәм әлеге дә баягы тавыш имитациясе дә кушылгач, үткән заманнарга барып чыккандай хис итәсең үзеңне. Күзәтергә кызыклы булса да, бераз шомлы монда. Без биредә экскурсантлар сыйфатында гына, ә кешеләр шундый шартларда хезмәт куйган.

Музейны әзерләгән чорда штольня эчендә битумлы ком ташыган атларның шунда ук яшәгәннәре дә ачыклана (алар үз гомерләренең күп өлешен җир астында уздырганнар). Урамга чыкканда, сукыраймасын өчен, аларның күзләрен бәйли торган булганнар. Атлар гына түгел, кешеләр дә бу авыр эштә бик еш имгәнүләр алган, өсләренә тау-ташлар ишелү яки кайнар битумга пешү очраклары еш булган. Бу мәгълүматлар әлеге өлкәдә эшләүнең ничаклы авыр һәм җаваплылык сораганын аңлатып та бирә.

Куйбышев Дәүләт архивында табылган регламент буенча XX гасыр башында битум кайнату эзлеклелеге тасвирланып, шулар буенча якынча күзаллап торгызыла. Регламентта 1906 елда төзелеп беткән эретү бинасындагы җиһазларның формасы, күләме, кайсы катта нинди җайланмалар торганлыгы һәм кайда күпме кеше эшләгәне язылган. Сүз уңаеннан, өч катлы әлеге бинаны берничә кат сүтәргә омтылып карыйлар, әмма булдыра алмыйлар. Сәбәбе – измәгә йомырка кушылган булган икән. Моның чынмы-юкмы икәнен әйтә алучы юк, әмма ишелми калуы яхшыга гына. Аның диварлары бернинди үзгәрешсез, элек эшләгән чордагыча калган. Биредә бөтен җирдә макетлар куелган, күзәтү мәйданыннан караганда, завод үз көенә эшли, битум эретү процессы бара, кешеләр сөйләшкәне, җайланмалар тавышы ишетелә. Смена тәмамланыр да, кешеләр өйләренә таралышыр кебек. Музей комплексы территориясендә үк, шул чорга туры китереп, авыл өен дә төзекләндереп куйганнар. Шунда ук алачык, остаханә дә бар. Бирегә килгән һәркем битумчы-шөгерлеләрнең эше, көнкүреше белән таныша ала.

Әйтергә кирәк, шундый музей комплексы ачып, Лениногорск нефтьчеләре искиткеч зур масштабта эш башкарган. Шөгер битум заводы турында мәгълүмат берәмтекләп җыелган, архивлар белән күп эшләнгән, саргаеп беткән борынгы документлар өйрәнелгән, шул чорның шаһитлары белән сөйләшелгән. Бу комплексның ачылуы нефтьчеләрнең тарихка, үткәннәргә сакчыл карашы хакында сөйли. Шөгер битум заводы тарихи кыйммәткә ия, җирле чималны эшкәртү омтылышын дәлилләп, ул Татарстан нефть эшкәртү тармагының башлангычы булып тора.

Нефть бишегенең бүгенгесе Татарстан нефтенең үзәге соңрак Тимәш авылына, Лениногорск, Әлмәт тарафына күченсә дә, Шөгер авылы нефтьчеләр игътибарыннан мәхрүм түгел. 2014 елда ачылган «Тургай» балалар бакчасын төзүгә «кара алтын» табучылар 50 миллион сум күләмендә акча бирә, калган өлеше федераль программадан финанслана. Бакчадагы бассейн, психолог, логопед, юл иминлеге бүлмәсе, музыка залы, ябык спорт мәйданчыкларының барысы да нефтьчеләр ярдәме белән җиһазландырылган. Алар бакча территориясендә агачларга хәтле утыртып биргәннәр. Әллә кайдан ерактан үзенә тартып торган 100 урынлык бакчага бүген 104 бала йөри. Тагын шундый ике бакча 2016 елда Лениногорскида һәм Тимәш авылында ачыла. Шөгердә бакча ачылу тантанасына Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин килгән. Авылда тагын «Кояшкай» ясле-бакчасы бар. Валерий Чкалов исемендәге мәктәп территориясендә нефтьчеләр ярдәме белән хоккей корты төзелгән, кирәк-яраклар белән тәэмин ителеп тора. 405 бала белем алган әлеге мәктәпнең X-XI сыйныфларына тирә-күрше авыллардан – Керкәле белән Иске Шөгердән килеп укыйлар.

2017 елда республика программасы буенча 1 миллион күләмендә грант отканнан соң, Шөгер стадионында балалар уен мәйданчыгы төзелә. Быелга исә чаңгы базасы булдыру максаты тора. Блоклы-модульле әлеге базада прокатка чаңгылар, душ бүлмәләре, киенү-чишенү бүлмәләре булачак. Шулай ук паркны төзекләндерү дә мөһим мәсьәлә булып тора, ди Радик Нәҗип улы. Өлкән яшьтәгеләр кичләрен скандинав йөреше белән шөгыльләнә икән, шуңа күрә парк кирәк. – Халык җыеннарда бик актив катнаша, мөрәҗәгатьләр белән чыгалар. Элек һәр елны (совет заманында) 1 майда паркны ачу бәйрәмендә күрше авыллардан да килеп катнашалар иде. Ул сату-алу, җыр-бию, уеннар белән бергә бик күңелле оештырылып килде, – дип сөйләде Радик Гафиятуллин. 2004 елда шәһәр тибындагы бистәдән авыл статусына күчерелгән Шөгердә бүген 2136 кеше яши.

Мәчет 90нчы еллар башында элеккеге Шөгер хастаханәсе, соңрак «Бәкер» шифаханәсенең баш табибы Фаяз Ибраһимов тырышлыгы белән төзелә. Аның бу идеясен күп кенә предприятиеләрнең җитәкчеләре күтәреп ала, әмма төзелеш, документ эшләре тулысынча Фаяз Ибраһим улы җилкәсенә төшә. 2015 елда авыл халкы мәчеткә аның исемен бирергә була.

Тузган торак программасы кысаларында төзелгән 21 фатирлы өйнең сигезе – балалар йортында тәрбияләнгәннәргә, калганнары тузган торак программасы буенча һәм яшь белгечләргә бирелгән. Нефтьчеләр тарафыннан исә дүрт күп фатирлы өй төзелгән.

«Татнефть»кә кием тегә Шөгер тегүчеләре Шөгернең үз тегү цехы да бар. Равил Фатих улы Фәттахов җитәкчелек иткән әлеге цехта бүген 16 тегүче эшли. – Киемнәрнең күбесен «Татнефть» өчен тегәбез: сигнал жилетлары, җәйге-кышкы эш костюмнары. Заказларның төрлесе була һәм тегүче кызларыбыз аларны сыйфатлы итеп эшләп, өлгертеп тә бирә, – дип сөйләде шушы цехның бригадир-технологы Гөлия Минаҗева.

Әлеге зур булмаган коллектив эш киемнәренең 36 төрле моделен тегә. Модель дигәннән, безгә ул киемнәрне подиумнарда гына йөрүче модель кебек Гүзәл Сәмирханова киеп тә күрсәтте. Ул әле биредә яңа гына эшли башлаган, өлгеләр кисү белән шөгыльләнә. – Бу эш үземә бик ошый, монда эшләп калырга телим, – ди яшь тегүче.

Өйрәнчек булып килүчеләр ике ай дәвамында эшлиләр. Элегрәк һөнәри училищелардан практика узучылар да булган. Сорап килүчеләр булса, хәзер дә алырга риза тәҗрибәле тегүчеләр. Алар, һәрбер киемне башыннан ахырына хәтле башкарып, «Татнефть» дигән эмблемасына хәтле чигеп бирәләр. – Һәркемнең сменага үз нормасы бар. «Татнефть» җәмгыяте заказларны төрле оешмаларга бүлеп бирә, без үзебезнең өлешне вакытында эшләп барабыз. Нефтьчеләр белән хезмәттәшлек итүгә 15 ел була, – ди цехның бригадир-технологы. Шөгердә үзләренең кибетләре дә бар икән. Тегелгән киемнәр кайчагында анда да куела. Кибет өчен, нигездә, урын-җир кирәк-яраклары, эш бияләйләре тегелә. Хезмәтенә хөрмәте – акча вакытында бирелә, ул һәркемнең эшләү күләменә бәйле, дип сөйләделәр Шөгер тегүчеләре. Кайсы яклап кына килеп карасак та, үткән юлы данлыклы, бүгенгесе лаеклы булган Татарстан нефтенең бишеге – Шөгернең киләчәге дә ышанычлы һәм өметле. Башкача булуы да мөмкин түгел, язучы Җәмит Рәхимов язганча, «Шөгер төбәге – хәзинәләр чишмәсе» бит ул!

Шөгер битум заводы 1877 елда ачыла. 1941 елда хәрби техника өчен аккумулятор батареялары чыгарып, турыдан-туры оборонага эшли. Ике елдан соң технологик һәм энергетик җайланмалар өчен нефть кабул итә башлый. Шуннан соңгы елларда юл битумы, мич ягулыгы, торбалар изоляцияләү битумы, эреткечләр, мазут һәм башка төр продукция эшләп чыгара. 2009 елда консервацияләнә, 2013 елда сүтелә башлый. 2015 елда, «Татнефть» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Наил Маганов инициативасы һәм Рафаил Нурмөхәммәтов җитәкләгән «Лениногорскнефть» идарәсе тырышлыгы белән, әлеге тарихи урында музей барлыкка килә. «Лениногорскнефть» идарәсенең 70 еллык юбилее уңаеннан 2015 елның 21 августында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм башка абруйлы кунаклар катнашында музей ачу тантанасы була.

shahrikazan.ru

Нефть табу кыйбатка төшә

Татарстанның көнбатыш районнарына, ягъни Әлмәт, Чаллы, Түбән Кама ягына чыксаң юлда һәр дистә чакрымнан нефть суыручы коеларны күрергә була. Республика бюджеты тулысынча диярлек нефтьтән килгән керемгә бәйле булуны исәпкә алганда, бу коелар татарстанлылар өчен бигрәк тә кадерле. Соңгы елларда әлеге тармакта эшләр бик яхшы барды. Бер бәхетнең бер михнәте була дигәндәй, республика җитәкчелеге дә рәхәт тормышның кайчан булса да тәмамлануын аңлады. Шулай да бүгенге көнгә кадәр әле Татарстан үзенең нефте белән таныла.

Республика премьер-министры Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, кризис вакытында нефть тармагы илнең төп терәге булып тора. Бигрәк тә җитәкчелек кече нефть ширкәтләренә өмет багълый. Кризис елында аларны эшләтү һәм мөмкин кадәр күбрәген саклап калу мәсьәләсе пәнҗешәмбе Әлмәттә Русиянең энергетика министры урынбасары Сергей Кудряшов катнашында узган җыелышта да тикшерелде.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, бүген Русиядәге салым системасы хосусый нефть ширкәтләрен авыр хәлдә калдыра. “Республикада чыгарылган барлык нефтьнең 20%ты шул ширкәтләргә туры килә. Шуңа күрә һәрбер кое безнең өчен кадерле”, ди ул.

Республика президентының җир байлыклары, нефть, газ һәм экология мәсьәләсендә киңәшчесе, элекке экология министры Ирина Ларочкина сүзләренчә, былтыр 135 чакрым җир казылып, 12 нефть чыгару урыны табылган. Быел исә кризис сәбәпле, мондый күрсәткечләр хыялда гына кала икән.

“Безнең нефть чыгару өчен яңа җирләр табарга, аларда тикшеренүләр үткәрергә, өйрәнергә техникаларыбыз да, белгечләребез дә, белемебез дә бар, әмма кризис сәбәпле бу эшләрне башкарып булмый. Бүген әлеге тармакта шөгыльләнүче ширкәтләрнең, институтларның акчалары юк. Шуңа күрә быелгы күрсәткечләр былтыргылардан нык аерылачак”, ди Ларочкина.

Җир байлыкларын өйрәнү, яңа нефть коеларын булдыру ил күләмендә мөһим мәсьәлә. Шуңа күрә бу тармак федераль үзәк тарафыннан финансланырга тиеш, дигән фикердә тора президент киңәшчесе.

“Татарстан хөкүмәтенең безгә ярдәм итәргә мөмкинлеге юк. Шуны да әйтергә кирәк, җир байлыкларын куллану тармагы күбрәк федераль хакимияткә карый. Русиянең җир байлыклары министрлыгы, 2009 елга безгә билгеле бер тикшерү эшләре өчен акча бүлде, әмма бу эшләр Татарстан ширкәтләрен тулы көчкә эшләтер өчен бик аз”, ди Ирина Ларочкина.

Нефть тармагына Русия хакимиятенең ярдәме кирәклеге турында Әлмәттә узган җыелышта да сүз чыкты. Русия энергетика министры урынбасары Сергей Кудряшов, Татарстандагы хосусый нефть ширкәтләре проблемаларын ил хөкүмәте якын арада хәл итәргә керешәчәк, дип вәгъдә иткән.

Республика җитәкчелеге күп кенә җыелышларда нефтьне алмаштыра алырлык чимал табырга кирәклеге турында әйтә. Ирина Ларочкина сүзләренчә, Татарстанда нефть байлыклары якынча 80 елга җитәчәк.

“Бүген энергия табыр өчен елгаларны күбрәк өйрәнергә кирәк”, ди ул. Аның фикеренчә, нефть республиканың көнчыгышында гына түгел, ә көнбатышта да булырга мөмкин.

“Безнең былтыр ирешелгән иң зур уңыш – республиканың көнбатыш ягында нефть барлыгын тикшерү. Бу эшләр анда элек тә алып барылды, әмма моңа кадәр биредә нефть чыкмаган иде. Хәзер исә бу җирләрдә дә кечкенә генә нефть суыручы коеларны ачып булуы, билгеле. Әмма аларны табуы бик авыр һәм күп чыгымнар таләп итә торган эш. Шуңа күрә республиканың көнбатыш районнарында нефть чыгару эшләре кризис тәмамланганнан соң гына булырга мөмкин”, ди Ирина Ларочкина.

Белгечләрне нефть чыгаручы кайбер коеларда эшнең туктатылуы да борчый. Бу очракта табигатькә нык зыян килә ди, алар. Күпмедер вакыт туктап торган нефть коесында яңадан эшне башлау исә, яңа кое ачуга караганда да кыйбатракка төшә, ди белгечләр.

www.azatliq.org

Көчле байлыклар нигезе

Татарстан ресурсларга бай Файдалы географик урыны аркасында республика көчле чимал нигезенә һәм киң инфраструктура тармагына ия. Мондый югары байлыклар җыелмасы сәбәпле Татарстан иң зур транспорт үзәге булып тора һәм югары икътисад активлыкка ия.

Табигый байлыклар бөтен сәнәгать өлкәләре өчен көчле чимал нигезе булып торалар.

Нефть — Татарстанның төп табигый байлыгы

Ромашкинское чыганагы — зурлыгы буенча Рәсәйдә икенче һәм дөньяда иң зурларының берсе.

Газ — 1 тонна нефтькә 40 м³

Минерал байлыклар

Башкалар арасында Татарстан көрән һәм таш күмер, кабынучан сланецлар, цеолитлар, бакыр, бокситлар кебек материалларга бай.

Су байлыклары

Татарстанның су байлыклары иң мөһим энергия чыганагы булып тора, халык хуҗалыгының бөтен өлкәләренең хәрәкәтен тәэмин итүче байлык һәм транспорт байлыгы.

Иң зур елгалар — Идел (республика территориясе буенча 177 км) һәм Кама (380 км), шулай ук Каманың ике агылуы — Нократ (60 км) һәм Ак (50 км), алар 234 млрд м³/елына гомуми агынтыны (97,5% бөтен елгаларның агынтысы) тәэмин итә. Алардан тыш республика территориясе буенча 10кмдан кыска булмаган 500гә якын кече елга һәм күп санлы гөрләвекләр.

Татарстанның иң зур су объектлары — 4 сусаклагыч:

  • Куйбышевское — зурлыгы буенча дөньяда икенче (елгалардагы арасында) һәм Идел елгасында иң зур сусаклагыч. Урта Иделнең сезонлы агынтысын тәртипкә салуны тәэмин итә.
  • Түбән Кама — гидро узелга яңача бүлүне тәэмин итә.
  • Зәй — ДРЭСның техник тәэмине өчен хезмәт итә.
  • Карабаш — нефть һөнәрләре һәм сәнәгать оешмаларының су таъминаты өчен хезмәт итә.

Елгаларның гидроэнергопотенциалы Кама елгасында 1,8 млрд. кВт•ч/елына чыгаручы Түбән Кама ГЭСында тормышка ашырыла

Республиканың җир астында зур җирасты су запаслары бар — күп минераллылардан азтозлыларга һәм төчеләргә кадәр. Минерал суларга дәвалау сыйфатлары хас һәм алар күп санлы дәвалау-профилактика оешмалары өчен нигез булып торалар.

Җир байлыклары

Татарстан киң яфраклы һәм катнаш урманнар зоналарында, дала һәм урман-дала зоналарында урнашкан. Дала зоналарында актив рәвештә авыл хуҗалыгы һәм терлекчелек үсеш ала. Урман фонды 1236,4 тыс. га (территориянең 17,5%) тәшкил итә.

Инвесторларга җир бүлемтеге сатып алуга һәм арендасына льготалы шартлар тәкъдим ителә.

Транспорт байлыклары

Татарстан илнең нәкъ уртасында, Аурупа белән Азияне тоташтыручы иң мөһим сәүдә артерияләр кисешү урынында урнашкан. Республика гомуми рәсәй мәгънәгә ия булган төп авиа юллар, тимер юл, автомобиль һәм елга стратегик магистральләр кисешү урынында урнашкан. Республика территориясе буенча халыкара транспорт коридорлары үтә — «Көнбатыш — Көнчыгыш» һәм «Төньяк — Көньяк».

Бүген Татарстанны сайлап, инде иртәгэ диярлек логистик инфраструктураның өстенлекләрен кулланып булыр. Шулай итеп Татарстан аша «Көнбатыш Аурупа — Көнбатыш Кытай» халыкара транпорт коридоры үтәчәк — яңа «Ефәк юлы», аның составына югары тизлекле магистраль керәчәк, аның «Мәскәү-Казан» беренче өлешен инде 2018 елда тәмамларга планлаштырыла.

Шулай ук Зөя регионнар арасы мультимодаль логистик үзәген төзү буенча проект тормышка ашырыла, ул Идел буенда иң зур йөк агымнарын эшкәртү һәм яңыдан бүлү буенча иң зур пункт булачак. Үзәкнең Казан транспорт узелында файдалы урнашыу Идел буе шәһәрләренә кадәр иң кыска араларны тәэмин итә һәм киләчәктә ул Идл буе регионында йөк ташу системасының транспорт-логистика үзәгенә әйләнергә мөмкин.

Республиканың башкаласы Казан зур тимер юл узелы булып тора, монда илнең Аурупа һәм Азия өлешләрен тоташтыручы магистральләр кисешәләр.

2 халыкара аэропорты һәм эчке бәйләнеш буенча рейслар өчен 1аэропорт пассажирларны һәм йөкне 40 юнәлешкә ташу өчен мөмкинлек бирә, алар арасында Рәсәйнең 19 шәһәре, 6 БДБ иле, 6 Ерак Чит илләре һәм уннан артык көндәлек Мәскәүгә рейслар.

Федераль әһәмияттәге 6 автомобиль трассасы Татарстан аша уза: М-7 «Идел» Мәскәү — Владимир — Түбән Новгород — Казан — Уфа. М-5 «Урал» — федераль әһәмияттәге автомобиль юлы Мәскәү — Рәзән — Пенза — Самар — Уфа — Чиләбе. Р175 «Казан - Йошкар-Ола». Р239 «Казан — Ырынбур». Р241 «Казан — Буа — Ульяновск». Р242 (Пермь — Екатеринбург). E22 Европа транспорт маршрутының өлеше булып тора (Холихед, Бөекбритания — Ишем). Бөекбритания, Нидерландлар, Германия, Швеция, Латвия һәм Россия территориясе буйлап уза.

Елга юллары Рәсәйнең иң мөһим төньяк һәм көньяк диңгезләренә җитергә мөмкинлек бирә. Республикада 3 елга порты, 4 пассажирлар порты һәм 6 елга вокзалы эш итә.

Шәһәр эче транспорт тармагы шәһәрләрне киң итеп урап ала һәм төрле яктан күрсәтелгән: автобуслар, трамвайлар, троллейбуслар. Казанда метро бар, аның станцияләре шәһәрнең капма-каршы өлешләрен инде тоташтырды, һәрвакыт яңа станцияләр төзү буенча эшләр алып барыла. Республикада аның шәһәрләре арасында, күрше регионнар һәм аэропортлар белән регуляр бәйләнеш тәэмин ителгән. Һәр ноктага диярлек такси белән барып җитеп була, ул преим дәрәҗәдән эконом дәрәҗәсенә кадәрге җиңел һәм йөк автомобильләре белән тәкъдим ителгән.

www.invest.tatar.ru

Презентация на тему "Халыклар дуслыгы

ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону N273-ФЗ «Об образовании в Российской Федерации» педагогическая деятельность требует от педагога наличия системы специальных знаний в области обучения и воспитания детей с ОВЗ. Поэтому для всех педагогов является актуальным повышение квалификации по этому направлению!

Дистанционный курс «Организация работы с обучающимися с ограниченными возможностями здоровья (ОВЗ) в соответствии с ФГОС» от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (72 часа).

Подать заявку на курс

Описание презентации по отдельным слайдам:

1 слайд Описание слайда:

ДУСЛЫК СЕРЛӘРЕ

2 слайд Описание слайда:

Халыклар дуслыгы – Татарстан байлыгы

3 слайд Описание слайда:

Идел ярларына нурлар сибеп Матур булып ата бездә таң. Таң шикелле якты Туган илем, Бәхет биргән җирем – Татарстан. Гөлшат Зәйнашева

4 слайд Описание слайда: 5 слайд Описание слайда:

Татарстан – уңдырышлы җирләргә, урман-суларга бай республика. Әмма аның иң зур байлыгы – халкы.

6 слайд Описание слайда:

Татарстанда 120дән артык милләт вәкиле һәм этник төркемнәр яши

7 слайд Описание слайда:

Республикабыз халыклары, үзара бәйләнешләр нәтиҗәсендә мәдәният, тел һәм башка өлкәләрдә бер-берсенә йогынты ясап, дус һәм тату тормыш итәләр.

8 слайд Описание слайда:

“Кем ул иң бәхетле кеше? Кемнең татар, рус, чуваш, удмурт һәм башка милләт кешеләре арасында дуслары күп, шул бәхетле.” Татарстан Республикасы Президенты М.Ш.Шәймиев

9 слайд Описание слайда:

Татарстан халыклары съезды (3 ноябрь 2007 ел, Казан шәһәре) Татарстан халыклары ассамблеясы

10 слайд Описание слайда:

“Татарстан - уртак йортыбыз” фестивале

11 слайд Описание слайда:

Татарстан республикасына рәхим итегез !

12 слайд Описание слайда: 13 слайд Описание слайда:

Татарстан халыкларының дуслык йорты (Казан шәһәре) Халыклар дуслыгы йорты (Яр Чаллы шәһәре)

14 слайд Описание слайда:

Бар күңеллелек бөтен дөньяда, бар бер ямь бүген! - Нәрсәдән бу? – Мин беләм: бәйрәм бүген, бәйрәм бүген! Г. Тукай Һәр халыкның тормыш-көнкүрешен тагын да ямьлерәк итә торган матур йолалары һәм бәйрәмнәре була.

15 слайд Описание слайда:

САБАНТУЙ – яз, хезмәт, дуслык бәйрәме, татар халкы бәйрәме

16 слайд Описание слайда:

КАРАВОН – рус фольклор фестивале Лаеш районы, Никольское авылы

17 слайд Описание слайда:

ПИТРАУ – крәшен халкы бәйрәме Мамадыш районы, Зюри авылы

18 слайд Описание слайда:

СЕМЫК – мари халкының милли бәйрәме Мөслим районы, Мари-Буляр авылы

19 слайд Описание слайда:

БАЛТАЙ – мордва халкы бәйрәме Лениногорск районы, Мордовская Кармалка авылы

20 слайд Описание слайда:

ГЫРОН БЫДТОН – удмурт халкы милли бәйрәме Балтач районы, Ципья авылы

21 слайд Описание слайда:

УЯВ – чуваш милли бәйрәме, республика фольклор фестивале Нурлат шәһәре

22 слайд Описание слайда:

ЕЛ ФАСЫЛЛАРЫ БЕЛӘН БӘЙЛЕ ЙОЛА БӘЙРӘМНӘРЕ

23 слайд Описание слайда:

Нардуган (крәшен татарлары бәйрәме) Святки (Изге бәйрәм) рус халкы бәйрәме Каз өмәсе (татар халкы бәйрәме)

24 слайд Описание слайда:

Иван Купала (Иван көне) - славян халыкларының бәйрәме Нәүрүз (мөселман календаре буенча Яңа ел бәйрәме) Май чабу (Масленица) - рус халкы бәйрәме

25 слайд Описание слайда: 26 слайд Описание слайда:

Без бәхетле, шат балалар, Без кайгыны белмибез. Эх, ямьле соң, Күңелле соң Безнең Туган илебез! Хәй Вахит

27 слайд Описание слайда: 28 слайд Описание слайда: 29 слайд Описание слайда:

Бердәмлек, тигезлек төбәге Халыклар дуслыгы терәге, Чәчәк ат, ирекле бул мәңге Кадерле, гүзәл җирем – Татарстан.

Курс повышения квалификации

Курс повышения квалификации

Курс повышения квалификации

Найдите материал к любому уроку,указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

Выберите категорию: Все категорииАлгебраАнглийский языкАстрономияБиологияВсеобщая историяГеографияГеометрияДиректору, завучуДоп. образованиеДошкольное образованиеЕстествознаниеИЗО, МХКИностранные языкиИнформатикаИстория РоссииКлассному руководителюКоррекционное обучениеЛитератураЛитературное чтениеЛогопедияМатематикаМузыкаНачальные классыНемецкий языкОБЖОбществознаниеОкружающий мирПриродоведениеРелигиоведениеРусский языкСоциальному педагогуТехнологияУкраинский языкФизикаФизическая культураФилософияФранцузский языкХимияЧерчениеШкольному психологуЭкологияДругое

Выберите класс: Все классыДошкольники1 класс2 класс3 класс4 класс5 класс6 класс7 класс8 класс9 класс10 класс11 класс

Выберите учебник: Все учебники

Выберите тему: Все темы

также Вы можете выбрать тип материала:

Общая информация

Номер материала: ДВ-128282

Похожие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

infourok.ru

Татар (татары) - кем, кайда, күпме?

Татар нигездә Евразиядә яшәүче төрки халык. Бөтен дөнья буенча саны җиде миллион тәшкил итә, шуның 5 млн. 300 – Россиядә яши. Идел-Урал төбәгендә – дүрт миллион алты йөз татар исәпләнә. Россиядә сан буенча татар халкы икенче урында тора. Татарлар түбәндәге төркемнәргә бүленә:

Идел буе-Урал татары

Әстерхан татары

Касыйм татары

Себер татары

Кырым татары

Польша–Литва татары

Керәшен татары

Нугай татары

Мишәрләр

Идел буе-Урал татарларында болгарлар һәм башка һун кабиләләре, хәзәрләр, монголлар, сарматлар, скифлар, аланнар һ. б., тагын әллә күпме халыклар каны ага дип фараз ителә.

Әстерхан татарлары — Алтын Урданың төп халкын тәшкил иткән ногайларның туры варисы. Идел-Урал татарларыннан гөреф-гадәтләре, йолалары, тормыш рәвеше белән беркадәр аерылып тора.

Кырым татарлары да идел буе татарларыннан күпкә аерыла. Аларның тормыш рәвеше дә, теле дә, хәтта холкы да күпкә үзенчәлекле. Соңгы елларда алар Кырымда гына түгел, ә Урта Азия илләрендә дә күп яши. Һәм аерым халык статусына дәгъва итә.

Литва татарлары кырым татар халкының варисы булып исәпләнә. Әмма алар үзләренең телен саклый алмаганнар һәм бүгенге көндә литвалылардан бары тик гореф-гадәтләре, йолалары белән генә аерылалар.

Себер татарлары идел буе татарларыннан артык аерылмый. Телләре охшаш, яшәү рәвеше бераз үзгәрәк.

Мишәрләр — татар халкының үзенчәлекле бер төркеме. Татар телененең көнбатыш диалектында аралашалар, ц- һәм ч- авазларын яратып кулланалар. Ислам динен тоталар.

Касыйм татарлары — Россиянең Рязань өлкәсендә, Касыйм шәһәре һәм якын-тирә авылларында яшәүче татарлар. Тарихлары Касыйм ханлыгыннан. (Касыйм ханлыгы 1454-1681 елларда Казан ханлыгы мәнфәгатьләрен кайгыртучы буфер дәүләт буларак, бүгенге Русиянең Рязань өлкәсе биләмәләрендә, төзелә. Соңрак Мәскәү кенәзлегенә буйсынучы дәүләткә әверелә.) Татар теленең урта диалектында, мишәр сүзләрен күпләп кушып сөйләшәләр. Диннәре — Ислам.

Керәшен татарлары (керәшеннәр) — татар халкының православ динен тотучы төркеме. Алар яңа һәм иске керәшенгә бүленә. Иске керәшеннәр — Казан ханлыгы кыйратылганнан соң 1731 елга кадәр христианлыштырылган татарлар. Яңа керәшеннәр — 1731 елда миссионерлык эшен көчәйтү өчен төзелгән комиссиядән соң (Новокрещенская комиссия) чукынган татарлар.

Ногай татарлары (яки нугайлар) — төрки телләрнең кыпчак төркеменә караган ногай телендә сөйләшәләр. Халык саны — 103 660 кеше. Россиянең төрле төбәкләрендә: Дагстан, Ингуш, Чечен республикаларында, Ставрополь краенда, Карачай-Чиркәс өлкәсендә яшиләр.

Бу төркемнәрдән тыш революцияга кадәрге этнографлар тагы берничә төркемне татар исеме белән атаганнар, совет чорында бу төркемнәр аерым халык булып киткән, кайберләре йотылып бетү чигендә.

Аерым миләткә әйләнгәннәре:

Тау татарлары — балкар һәм карачайлар

Абакан татарлары — хакаслар

Кавакз арты татарлары — әзербайҗаннар

Ногай татарлары — ногайлар

Алтай татарлары — алтайлар

Югалу чигендәгеләре:

Кундырау татарлары — карагашлар. Халык саны алу чорында я татар, я нугай дип язылалар

Шорлар яки киҗи татарлары — татар-кижи, шор-кижи. (Халык саны — 14 мең)

Йыш-кижи татарлары — тубалар (Халык саны — 1 965)

Чулым татарлары — чулым (Халык саны — 365)

Татар кайда күпме яши?

Төбәк Саны Процентларда

Татарстан

2012571

53,15

Башкортостан

1009295

24,78

Төмән өлкәсе

239995

7,07

Чиләбе өлкәсе

180913

5,2

Оренбур өлкәсе

151492

7,45

Ульян өлкәсе

149873

11.59

Мәскәү

149043

1,3

Свердловск өлкәсе

143803

3,35

Самара өлкәсе

126124

3,92

Пермь крае

115544

4,38

Ханты-Манси округы

108899

7,1

Удмуртия

98831

6,5

Пенза өлкәсе

86431

6,24

Әстрәхан өлкәсе

60523

5,99

Мәскәү өлкәсе

56202

0,79

Саратов өлкәсе

52884

2,1

Нижегород өлкәсе

44103

1,33

Мордовия

43392

5,2

Омск өлкәсе

41870

2,12

Кемеровск өлкәсе

40229

1,46

Марий Эл

38357

5,51

Киров өлкәсе

36457

2,72

Краснояр өлкәсе

34828

1,23

Чувашия

34214

2,73

Санкт-Петербург

30857

0,63

Ямал-Ненец автоном округы

28509

5,45

Краснодар крае

24840

0,48

Волгоград өлкәсе

24557

0,94

Новосибирск өлкәсе

24158

0,91

Иркутск өлкәсе

22882

0,94

Татар теле

Татар теле — татар халкының милли теле, Татарстанда дәүләт теле булып исәпләнә, таралу һәм куллану даирәсе буенча буенча Россиядә икенче урында. Кыпчак төркеменә карый торган төрки тел. ЮНЕСКО игълан иткән иң коммуникатив ундүрт тел исемлегендә.

Лексик яктан татар теле иң якын торган телләр: башкорт теле, нугай, каракалпак, казах, балкар, үзбәк, уйгыр һәм кумык телләре.

Татар теле Татарстан, Башкортостан, Удмуртия, Мари Эл, Мордовия республикаларында, Сембер, Төмән һәм Саратов (Сарытау) өлкәләрендә нык таралган.

Татар Россиянең барлык төбәкләрендә дә яши һәм үз телендә, татарча аралаша.

2002 елдагы халык исәбе алу нәтиҗәләре буенча, Россиядә татар халкының 81 проценты үз телен бик яхшы белә. Бу 5554601 кешенең 4488330-ы татар телендә аралаша дигән сүз.

Шулай ук татар теле кулланучылар арасында башкортлар (524 399 кеше), урыслар (136 617), чуашлар (68 624), марыйлар (42 892), һәм удмуртлар (26 242) да күп.

Дөньяда татарча белгән бөтен кешенең саны билгеле түгел, бу хакта статистика юк. Якынча 6 — 8 миллион чамасы дип фараз ителә. Татар теле Үзбәкстан, Азәрбайҗан, Казахстан, Кыргызстан, Төрекмәнстан, Таҗикстан илләрендә таралган.

Татар теле кулланучылар (татарча сөйләшүчеләр) Америкада, Германиядә, Австралиядә, Кытайда, Финляндиядә һәм башка илләрдә бар.

Татар язуы

Татар халкы үз тарихында әллә ничә әлифба кулланган. Иң әүвәлгесе — төрки рун язуы, X гасырдан 1927 елга тиклем — гарәп әлифбасы, 1928-1939 елларда — латин графикасы, аннан ары — кириллица.

Борынгы, бик бай әдәби мирасы бар. Безнең көнгә килеп җитә алган әдәби мирасларның иң борынгысы — Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» поэмасы. Ул XIII гасырда иске татар телендә язылган. Татар телендәге кулъязма мирасларның саны берничә дистә мең данә исәпләнә. XVIII йөз ахырында татарча китап басу башланган. Шул чордан алып 1917 елга кадәр гарәп имләсендә татарча 15 мең исемдә 50 млн данә китап нәшер ителгән.

1905-1917 елларда Россиядә ел саен чама белән 20 исемдә татар газета-журналы нәшер ителгән. Рустан кала, Россиядә татар кебек бай мәдәни мираска ия бүтән халык булмаган.

XIX гасырның икенче яртысыннан бүгенге татар әдәби теле формалаша башлый. Киң җәмәгатьчелеккә бик үк аңлаешлы булмаган иске татар телен алыштыра. Идел буе халыкларының сөйләшенә нигезләнгән бу әдәби тел 1910 елда тулысынча кулланышка керә. Бүгенге татар теле дә шушы әдәби тел нигезендә эшләнгән.

Татар тарихы

Татар тарихы энциклопедиясе тулысынча әзерләнеп бетте. Ул рус телендә, тиздән төрекчәгә тәрҗемә итмәкчеләр. Татар телендә чыгару турында әлегә уйлаучы юк. Татар тарихы энциклопедиясе Тарих институты оешканнан бирле (1996 елда), аның төп стратегик проекты булып исәпләнгән. Хезмәтне әзерләүгә татар һәм Татарстан тарихчылары гына түгел, Россия һәм чит илләрнең галимнәре дә җәлеп ителгән. Бу энциклопедияның электрон варианты бары тик танышу өчен генә тәкъдим ителә.

Татар тарихы — I том.I том борынгы чорларны, һуннар, төрле төрки каһанлыклар тормышын үз эченә ала.  Бу том барлык төрки халыклар өчен дә уртак булган борынгы дәверне сурәтли. «Татар тарихы»ның беренче томы 2002 елда ук басылып чыккан иде. Татарстан кибетләрендә аны табу хәзер мөмкин түгел, диләр.

Татар тарихы — II том.II том Идел буе Болгар дәүләте һәм Евразия далаларындагы күчмә халыклар тормышын яктырта. Х гасырдан алып 1236 елга, Болгар дәүләте монголлар тарафыннан тармар  ителгәнгә, кадәрле булган тарихи вакыйгаларны тасвирлый.

Татар тарихы — III том.III томда тулысы белән Идел-Уралда һәм аның тирә-ягындагы биләмәләрдә оешкан Алтын Урда дәүләте тарихы сурәтләнә.

Татар тарихы — IV том.IV том —  Алтын Урда таркалганнан соң аның җирлегендә барлыкка килгән төрки-татар дәүләтләре турында. Казан ханлыгы, Себер йорты, Касыйм йорты, Нугай урдасы кебек дәүләтләр хакында мәгълүмат табарга мөмкин.

Татар тарихы — V том.V том татар халкының дәүләтчелеген югалтканнан алып XVIII гасыр азагына кадәрге дәверне үз эченә ала. Россия хакимлеге татарның үсешенә ничек тәэсир иткән? Татарларның төрле катламнарга (сословие) бүленүе. Һәрбер катламның хокуклары, иҗтимагый фикер үсеше, татар халкының Россия хакимлегенә каршы чыгышлары… Болар барсы да татар тарихының бишенче томында.

Татар тарихы — VI том.VI том XVIII-XIX гасырлар чигеннән алып 1905 елга кадәр булган вакыйгаларны сурәтли.Тарихчылар татар халкының үсешен, Казан губернясы белән генә чикләнмичә, Россия империясендәге этник төркемнәрне дә яктыртып күрсәтергә тырышкан. Көнбатыш Себердә, Төркестанда, Казахстанда татарлар ничек гомер иткән, Литва һәм Польша татарлары ничек яшәгән, Түбән Иделдә татар халкы нинди тормыш алып барган – барысы да бар.

Татар тарихы — VII том.VII том ХХ һәм ХХI гасырлар турында сөйли. 1905 елдан алып 1917 елгы революциягә кадәрге татар тарихы. Бу чорда милләтнең социаль-икътисади үсеше. Революция еллары. Татарстан республикасының оешуы, һәм аның үсеш баскычлары аша татар җәмгыятенең ничек үзгәрүе сурәтләнә.

maratkabirov.com

татарстан жиренен ин зур байлыгы

  • 1 бавыры зур

    1) великоду́шный

    2) с широ́кими интере́сами

    йөрәге кечкенә булса да, бавыры зур — хотя́ у него́ силёнки не ахти́ каки́е, интере́сы - широ́кие

    Татарско-русский словарь

  • 2 зур

    1. прил.

    1)

    а) большо́й, кру́пный, огро́мный

    зур бәхет — огро́мное сча́стье

    зур язучы — кру́пный писа́тель

    зур совхоз җитәкчесе — руководи́тель кру́пного совхо́за

    зур канәгатьләнү хисе — чу́вство большо́го удовлетворе́ния

    б) большо́й , ро́слый; кру́пный, гру́зный

    зур гәүдәсе белән — свое́й ро́слой фигу́рой

    в) большо́й, кру́пный , значи́тельный, соли́дный

    зур акча бәрабәренә — за больши́е де́ньги

    зур зыян — большо́й уще́рб

    г) большо́й, объёмистый, вмести́тельный

    зур сумка — вмести́тельная су́мка

    д) большо́й, си́льный

    коллективныц зур йогынтысы — си́льное влия́ние коллекти́ва

    зур игътибар белән күзәтү — следи́ть с больши́м внима́нием

    2)

    а) большо́й, взро́слый, подро́сший

    нинди зур улыгыз бар икән! — како́й у вас большо́й сын!

    б) ста́рший

    зур кызы — ста́ршая дочь

    зур оныгы өйләнгәнче яшәде — жил до тех по́р, пока́ ста́рший внук не жени́лся

    в) в знач. сущ. зурлар взро́слые; ста́ршие

    кечкенәм мәктәптә, зурлары эштә — мла́дший в шко́ле, а ста́ршие на рабо́те

    зур лар янында тыйнак булу — вести́ себя́ при взро́слых скро́мно

    3) со сл. больше-, крупно-, много-, широко-, высоко-; -стый, -атый

    зур масштаблы — широкомасшта́бный

    зур аяклы — большено́гий

    зур күзле — большегла́зый, глаза́стый

    зур колаклы — уша́стый

    зур борынлы — носа́тый

    зур габаритлы — крупногабари́тный; большегабари́тный

    зур күләмле — объёмис-тый, объёмный

    зур күкрәкле — большегру́дая

    2. нареч.

    1) широко́ , кру́пно

    зур атлау, зур атлап бару — идти́ кру́пным ша́гом

    2) бо́льше, кру́пно

    зур кисү — отре́зать большо́й кусо́к

    3) мно́го, премно́го

    мин синең алда зур бурычлы(мын) — тебе́ премно́го обя́зан я

    - зур гәүдәле - зур кара тукран - зур кисәк - зур кәлтә елан - зур сөяк

    ••

    зур кылану (зур тоту) — ва́жничать, вести́ себя́ ва́жно

    зур урындагы (зур урындагы кеше) — высокопоста́вленное лицо́

    зур үкенечкә каршы (зур бәхетсезлеккә каршы) — вводн. сл. к вели́кому сожале́нию (несча́стью)

    зур юлга чыгу — в разн. знач. вы́йти на большу́ю доро́гу

    зурга санау (зурга кую; үзен зурга санау; үзен зурга кую) — ва́жничать, напуска́ть на себя́ ва́жность, мнить о себе́ мно́го (высоко́), быть о себе́ высо́кого мне́ния (вообража́ть)

    зурга тотыну — бра́ться за большо́е де́ло

    зурдан кубучы (зурдан кубарга яратучы) — гигантома́н

    - зур алу - зур үсү - зурга җибәрү - зурга китү - зурга санау - зурдан башлау - зурдан җибәрү - зурдан кубу

    Татарско-русский словарь

  • 3 зур-зур

    прил.

    1) не́сколько больши́х ; о́чень большо́й, кру́пный, широ́кий

    зур-зур йортлар — о́чень больши́е дома́

    зур-зур адымнар — широ́кие шаги́

    2) нареч. широко́, кру́пными, больши́ми

    зур-зур атлау — широко́ шага́ть

    зур-зур кабып ашау — есть больши́ми куска́ми

    зур-зур атлатып тегү — шить кру́пными стежка́ми

    Татарско-русский словарь

  • 4 зур алу

    суга алмаган зур күтәрер — погов. мно́го берёт, да сла́бо бьёт

    Татарско-русский словарь

  • 5 зур күтәрү

    мно́го брать на себя́

    Татарско-русский словарь

  • 6 нефть

    Татарско-русский словарь

  • 7 нефть чыгару

    добыва́ть нефть || нефтедобыва́ющий

    Татарско-русский словарь

  • 8 шактый зур

    значи́тельный, изря́дный

    шактый зур югалту — дово́льно большо́й (значи́тельный) уро́н

    шактый зур сумма — изря́дная су́мма

    Татарско-русский словарь

  • 9 зур булмаган

    небольшо́й; немногочи́сленный

    Татарско-русский словарь

  • 10 зур гәүдәле

    ро́слый, гру́зный

    Татарско-русский словарь

  • 11 зур кара тукран

    Татарско-русский словарь

  • 12 зур кәлтә елан

    Татарско-русский словарь

  • 13 зур кисәк

    Татарско-русский словарь

  • 14 зур сөяк

    мосла́к, мосо́л прост.

    Татарско-русский словарь

  • 15 зур үсү

    1) вы́расти, стать больши́м, взро́слым

    2) вы́йти в лю́ди

    Татарско-русский словарь

  • 16 иң зур

    наибо́льший; максима́льный

    Татарско-русский словарь

  • 17 иң зур уртак бүлүче

    мат. наибо́льший о́бщий дели́тель

    Татарско-русский словарь

  • 18 күзне зур ачу

    а) широко́ раскры́ть глаза́

    б) вы́пучить глаза́

    в) перен. смотре́ть повнима́тельнее

    Татарско-русский словарь

  • 19 нефть агызу торбасы

    Татарско-русский словарь

  • 20 нефть баржасы

    нефтеналивна́я ба́ржа

    Татарско-русский словарь

translate.academic.ru