Помогите написать сочинение на татарском "мин яратам сине Татарстан". Татарча сочинение татарстан нефть республикасы


Сочинение на татарском языке про Казань

ЮНЕСКО берләшмәсенең календарендә яңа истәлекле көн билгеләнде — "2005 елның 30 августы". Нәкъ бу көнне Татарстан башкаласы тормышында күренекле вакыйга булды: Казан үзенең 1000 еллыгын билгеләп үтте.

"Казанның меңьеллыгы, һичшиксез, дөньякүләм әһәмияткә ия олы вапкыйга булачак",— дип әйткән иде В. В. Путин Казан юбилеена әзерләнү комиссиясенең беренче утырышларының берсендә. Бүген бу сүзләрнең дөреслеге тулысынча акланды.

2005 ел дәвамында Казанда уздырылган төрле чараларда дөньяның күп илләреннән чакырылган кунаклар юбилей мәҗлесләрендә катнашты. Казанның меньеллыгын бәйрәм итү кысаларында уздырылган халыкара масштабтагы вакыйгаларның иң зурысы – Бәйсез Дәүләтләр Бердәмлеге илләренең президентлары саммиты һәм Россия Федерациясенең Дәүләт Советы утырышы булды.

Казан шәһәре Татарстанның төньяк-көнбатышында урнашкан. Ул Казансу елгасының Иделгә кушылган җирендә, ике як яры буйлап сузылган. Шәһәрнең халык саны 1,1 млн. кешедән артык.

Казан шәһәр хакимияте бинасыКазанда закон чыгаручы төп хакимият органы – Казан шәһәр советы. Казан шәһәре хакимияте — башкарма орган. Хакимият башлыгы – Илсур Рәис улы Метшин.

Татарстан Республикасы башкаласы – киң тармаклы тимер юл, автомобиль һәм һава юллары кисешкән урын. Ул Иделдәге иң зур елга порты да.

Шәһәр сәнәгатенең төп тармаклары булып машина төзелеше һәм металл эшкәртү, авиа һәм приборлар төзү, химия һәм нефть химиясе сәнәгатьләре, җиңел һәм азык–төлек сәнәгате санала.

Шәһәрдә вертолетлар («КВЗ» ААҖ), самолетлар ( «КМПО» ААҖ, Горбунов ис. КАПО), компрессор һәм суыткыч җиһазлары («Компрессормаш» ААҖ), полиэтилен («Казан Оргсинтез» ААҖ), синтетик каучук («Казан синтетик каучук заводы» ААҖ), медицина («КМИЗ» ААҖ) һәм оптика җиһазлары («КОМЗ» ААҖ), югыч («Нәфис косметикс» ААҖ) һәм дару матдәләре (КПФХО Татхимфармпрепараты») җитештерелә. Аларның зур өлеше читкә чыгарыла. Сыра җитештерүче «Кызыл Шәрык» ААҖ концерны – Россия азык–төлек сәнәгатендә беренчеләрдән берсе.

Казан – Россиянең һәм Татарстанның зур фәнни үзәге. Мәскәү һәм Санкт-Петербург университетларыннан соң, өченче булып, Россиядә Казан дәүләт университетына нигез салынган. Казан шәһәрендә барлыгы 30 югары уку йорты эшли, Татарстан Республикасы фәннәр академиясе, Россия фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәге, фәнни тикшеренү институтлар челтәре бар.

Казан Кремленең Спасс каланчасы

Тарихи-мәдәни кыйммәте һәм мирасы сакланышы буенча Татарстан башкаласы Мәскәү һәм Санкт-Петербург шәһәрләре кебек "А" классына керә. Казан Кремле ЮНЕСКОның «Бөтендөнья мирасы» исемлегенә дә кертелгән.

Казан тарихы Лобачевский Н. И., Бутлеров А. М., Зинин Н. Н., Толстой Л. Н., Аксаков С. Т., Державин Г. Р., Балакирев М. А., Щепкин М. С., Хлебников В. В, Шаляпин Ф. И, Фешин Н. И., Качалов В. И., Лесгафт П., Мельников-Печерский А. кебек күп кенә мәшһүр кешеләр язмышы белән бәйләнгән.

Шәһәр – татар мәдәниятенең гүзәл бишеге. Һәр дүрт ел саен Казанда Бөтендөнья татарлар конгрессы үткәрелә. Казанда Каюм Насыйри, Шиһабетдин Мәрҗани, Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Салих Сәйдәшев, Фәрит Яруллин кебек мәшһүр шәһесләр яшәде һәм иҗат итте.

Казанда төрле дин вәкилләре яши. Шәһәрдә 20 дән артык мәчет, православие гыйбадәтханәләре, лютеран кирхасы, католик кәмәнәсе, яһүди синагога һәм башка гыйбадәтханәләр бар. Казанда Православие семинариясе һәм Россия Ислам университеты эшләп килә.

Зурлыгы буенча Россиядә икенче урында торган Зур концерт залы, опера, драма, курчак театрлары, филармония, 4 дәүләт оркестры, Татарстан Республикасының җыр һәм бию ансамбле югары мәдәни традицияләрне саклый һәм үстерә. Шәһәрдә 7 югары һәм урта мәдәният һәм сәнгать уку йортлары, 50 дән артык музыка һәм сәнгать мәктәпләре эшли.

otvet.mail.ru

текст на татарском языке о Татарстане 10-15 предложений 10 -15 предложений

Инша / Татарстан — минем республикамЕвропаның Татарстан аша узган иң зур елгалары — Идел, Чулман илебез картасында зәңгәр билбау кебек

Безнең Татарстаныбызның яз дисәң — чын язы, җәй дисәң — чын җәе, көз дисәң — чын көзе, кыш дисәң — чын кышы бар.

Татарстан — ул шәһәрләр, фабрика, заводлар иле дә. Казан, Яр Чаллы, Әлмәт, Чистай, Алабуга, Бөгелмә, Зәй, Азнакай кебек егермеләп шәһәре бар. Ә нурлы Казан — илебезнең башкаласы.

Казан шәһәре Г. Тукай, Г. Ибраһимов, Г. Исхакый, Ш. Мәрҗани, М. Җәлил, С. Сәйдәшев, Б. Урманче, Л. Толстой, Ф. Шаляпин, М. Горький, Н. Лобачевский, А. Бутлеров һәм башка бик күп дөньяга даннары таралган язучы, галим, композитор, рәссам, көрәшчеләрнең исемнәре белән бәйләнгән.

Суверен Татарстан байрагы беренче мәртәбә 1991 нче елның декабрендә башкалабыз Казанның Ирек мәйданындагы Югары Совет бинасы өстендә җилфердәде.

1967 нче елда Кремль янындагы Беренче Май мәйданында Муса Җәлилгә һәйкәл ачылды.

Республикабыз җире кара алтын, табигый газ, ташкүмер, торф, төзелеш материалларына бай.

Республикабызның иң зур байлыгы, олы горурлыгы — Татарстан халкы. Ул инде дүрт миллионга якынлашып килә. Татарстан җире — татар халкының борынгы, тарихи туган иле.

Һәр халыкның аеруча яраткан, үз иткән бәйрәмнәре була. Безнең халкыбызда исә бу — Сабан туе бәйрәме. Сабан туе язгы кыр эшләреннән соң үткәрелә. Юкка гына «Сабан туе — хезмәт туе» дип җырламыйлар. Табигатьнең матур кочагында, моңлы кошлар сайравы астында бу бәйрәм тагын да җанлана, тагын да ямьләнә төшә.Милли көрәштән башка Сабан туен күз алдына китерүе дә кыен, ә атлар чабышын инде әйтеп тә тормыйм

Халкыбызның тагын бер зур байлыгы — ул аның мең елдан артык булган тарихы. Безгә үз тарихыбызны, телебезне, мәдәниятебезне сакларга, ныклап өйрәнергә кирәк. Хәзергесе көндә иң изге бурыч — үзебезнең бәйсезлегебезне, мөстәкыйльлегебезне күз карасыдай саклау. Борынгы бабаларыбыз — болгарлар, кыпчаклар үз илләрен «Гөлстан» дип йөрткәннәр. Безнең республиканың табигате дә, кешеләрнең тормышы да гөл бакчасы кебек булырга тиеш. Халкыбыз шуның өчен тырыша да инде.

otvet.mail.ru

Сочинение по татарскому на тему Татарстан, история

Margaritaxachat

04 мая 2013 г., 6:44:51 (5 лет назад)

  Каждому человеку дорог свой родной край, своя родная земля. Где бы ни находился человек, он душой будет стремиться к тому месту, где он родился и вырос.

       Наша необъятная родина богата величественными городами и самобытными деревушками. Но те, кто считает своим родным языком татарский язык, кто преклоняется перед традициями татарского народа, несомненно, проживают на территории республики Татарстан. Республика Татарстан относится к одному из экономически стабильных и густонаселенных регионов нашей страны. Кроме того, Татарстан – это родной дом для более ста национальностей и народностей, большая многонациональная республика. Благодаря богатой истории и уникальным природным условиям республика является предметом гордости для своих жителей и приковывает внимание огромного количества туристов. Необъятные урожайные луга и пашни, города-многомиллионники сменяются полноводными водами крупнейших рек Камы, Волги и других и зелеными могучими лесами. Богатства недр земли Татарстана даруют её экономике процветание.

       Республика представляет собой образец культурного взаимодействия татаров-мусульман и православных русских. Несмотря на суровые события истории республики, в современном Татарстане русские и татары живут в мире и согласии.

       Республика славится многовековыми традициями и обычаями. Одним из главных среди них является национальный праздник Сабантуй, который отмечается не только в самой республике, но и за её пределами и даже за рубежом, где живут татары. Главным событием этого праздника, посвященного к окончанию весеннего сева, выступают скачки. В современном Татарстане также уделяется огромное внимание конному виду спорта.

       Наряду с национальными татарскими праздниками активно отмечаются и другие национальные празднества марийцев, удмуртов, русских и так далее.

       Очень мелодична татарская музыка. Душу народа характеризует слово «мон», которое не имеет эквивалентов в значении других языков. Это не просто мелодия, это душа народа, нежная и ранимая, тонкая и изящная… Кроме поэзии и песенного творчества, колорит татарской культуры передается через традиционные художественные ремесла, которые отражают душевный мир народа татар. Например, всемирно известно татарское ювелирное искусство. Татарское искусство отражает быт и жизнь наших предков, которые, безусловно, требуют уважительного отношения с нашей стороны – современного поколения, проживающего в двадцать первом столетии.

istoria.neznaka.ru

Помогите написать сочинение на татарском про Татарстан

Һәркемгәдә үз туган ягы бик кадерле. Кеше кая гына барса да, барыбер күңелебелән үзенең газиз туган авылына, туган шәһәренә ашкынып кайта. 

       Безнеңчиксез киң илебездә матур шәһәрләр һәм авыллар бик күп. Тик бөек татартелендә аңлашып, сөйләшеп, татар халкының гореф-гадәтләренә буйсыныпяшәгән кешеләр, әлбәтта, Татарстан республикасында гомер кичерә.Татарстан республикасы экономик яктан һәм кеше саны буенча Русиянең иңзур республикалыраның берсе. Шулай ук хәзерге Татарстан йөздән артыкмилләткә туган йорт, туган як. Ул күп милләтле республика. Татарстанүзенең бай тарихы һәм уникаль табигать ресурслары белән халкындагорурлык хисе уята, шуңа күрә дә бу табигать почмагы туристларныңигътибарын яулап алган. Зур уңыш бирә торган киң басулар, күп миллионлышәһәрләр зәңгәр сулы Кама, Идел елгалары һәм яшел урманнар  беләналмаша. Республика җир асты байлыклары белән дә горурлана ала.

       Татарстанреспубликасында татар мөселман һәм  рус православие мәдәниятенең үзарабәйләнеп яшәвенең үрнәге күрсәтелгән.Тарихының авыр вакыйгаларынакарамастан, татар һәм рус халкы татулыкта һәм бердәмлектә яши.

       Татарстандабуыннан-буынга күчеп  килгән гореф-гадәтләр, бәйрәмнәр бик күп.Шуларның берсе - Сабантуй бәйрәме. Бу милли бәйрәм язгы чәчу тәмамланугабагышлана.  Элек-электән Сабантуйның күрке - ат чабышлары, әлегеТатарстанда да бу спорт төренә бик әһәмиятле урын бирелә. Сабантуйбәйрәме Татарстанда гына түгел, ә татарлар яшәгән барлык регионнарда да,хәтта чит илләрдә дә үткәрелә.

       Татар халкының милли бәйрәмнәре белән бергә республикада яшәүче башка милләтләрнең дә бәйрәмнәренә дә зур игътибар салынган.

       Татаркөйләре бигрәк тә моңлы булып тоела. Башка телләргә тәрҗемә ителмиторган моң сүзе татар халкының күңелен сыйфатлый. Татар шигырьяте һәмҗыр иҗаты белән бер рәттә татар мәдәниятендә традицион һөнәрләр дә зурурын алып тора, алар татар халкының рухи дөньясын чагылдыралар. Мәсәлән,татар халкының ювелир сәнгате бөтен дөньяга билгеле. Шулай итеп, татарсәнгате безнең – татарларның - борынгы буыннарыбызның яшәү рәвешен,мәдәниятен чагылдыра. Без, егерме беренче гасыр кешеләре, үзхалкыбызның, үз туган ягыбызның гореф-гадәтләрен ихтирам итеп яшәргәтиешбез.

 

       Перевод сочинения на руссский язык:

 

       Каждомучеловеку дорог свой родной край, своя родная земля. Где бы ни находилсячеловек, он душой будет стремиться к тому месту, где он родился ивырос.

       Нашанеобъятная родина богата величественными городами и самобытнымидеревушками. Но те, кто считает своим родным языком татарский язык, ктопреклоняется перед традициями татарского народа, несомненно, проживаютна территории республики Татарстан. Республика Татарстан относится кодному из экономически стабильных и густонаселенных регионов нашейстраны. Кроме того, Татарстан – это родной дом для более станациональностей и народностей, большая многонациональная республика.Благодаря богатой истории и уникальным природным условиям республикаявляется предметом гордости для своих жителей и приковывает вниманиеогромного количества туристов. Необъятные урожайные луга и пашни,города-многомиллионники сменяются полноводными водами крупнейших рекКамы, Волги и других и зелеными могучими лесами. Богатства недр землиТатарстана даруют её экономике процветание.

       Республикапредставляет собой образец культурного взаимодействия татаров-мусульмани православных русских. Несмотря на суровые события истории республики,в современном Татарстане русские и татары живут в мире и согласии.

       Республикаславится многовековыми традициями и обычаями. Одним из главных срединих является национальный праздник Сабантуй, который отмечается нетолько в самой республике, но и за её пределами и даже за рубежом, гдеживут татары. Главным событием этого праздника, посвященного к окончаниювесеннего сева, выступают скачки. В современном Татарстане такжеуделяется огромное внимание конному виду спорта.

       Нарядус национальными татарскими праздниками активно отмечаются и другиенациональные празднества марийцев, удмуртов, русских и так далее.

      Очень мелодична татарская музыка. Душу народа характеризует слово«мон», которое не имеет эквивалентов в значении других языков. Это непросто мелодия, это душа народа, нежная и ранимая, тонкая и изящная…Кроме поэзии и песенного творчества, колорит татарской культурыпередается через традиционные художественные ремесла, которые отражаютдушевный мир народа татар. Например, всемирно известно татарскоеювелирное искусство. Татарское искусство отражает быт и жизнь нашихпредков, которые, безусловно, требуют уважительного отношения с нашейстороны – современного поколения, проживающего в двадцать первомстолетии.

obrazovalka.ru

Помогите написать сочинение на татарском "мин яратам сине Татарстан"

http://www.edu.cap.ru/?t=hry&eduid=5626&hry=./53590/54714Туган ягым – Татарстан.

Мин яратам сине, Татарстан!Ал таңнарың өчен яратам.Күк күкрәп, яшен яшьнәп яуганЯңгырларың өчен яратам…

Мин Татарстан республикасында яшим. Нинди республика соң ул Татарстан? Татарстан – бәйсез дәүләт. Бик бай, бик матур, бик гүзәл республика. Рәсми исемен 1992нче елда ала. Халык саны – якынча 4 миллион кеше. Республикада 107 милләт вәкиле яши. Башкаласы – Казан. Президенты – Минтимер Шәрип улы Шәймиев. Татарстанда ике тел – татар һәм рус телләре – дәүләт телләре булып санала. Татарстанның флагы, гербы һәм гимны бар.Аның табигате белән сокланып туеп булмый. Елның дүрт фасылы үзенчә матур.Салкын кыш көннәре мамыктай яуган ак карлары белән, кардан юрган ябынган табигате белән күңелне сөендерә. Табигать тыныч йоклый. Тирә як шундый тыныч. Кышын биек таудан чана шуулары ни тора!Яз җиттеме, карлар эреп, табигать уяна башлый. Урамнар тулып, шаулап гөрләвекләр ага. Кар астыннан беренче чәчәк - умырзая баш төртә. Кышын тыныч йоклаган табигать уяна. Җылы яктан төркемнәре белән кошлар кайта башлый. Дөнья ямьләнә, чәчәк ата. Кояш матур итеп елмая.Ә җәйге матурлыкны әйтеп тә бетерерлек түгел! Көн җылы, кояшлы. Яңгырын да көтеп аласың җәйнең. Каникул вакытында мин авылга кайтам. Табигать белән ашыкмыйча гына сокланам. Ерактан, урман ягыннан, кошлар җыры ишетелә. Кемдер чалгы, сәнәк тотып печәнгә бара. Басу ягыннан балаларның чыр-чу тавышлары ишетелә. Елга буена барсаң тиз генә кайтам дип уйлама. Андагы рәхәтлек! Йөгереп килеп суга чумулары ни тора! Ләкин кинәт кенә каяндыр бер кечкенә болыт килеп чыга да, күк күкрәп яшенле яңгыр ява башлый. Бу үзе бер рәхәтлек! Эсседән әлҗерәгән балалар, аяк киемнәрен салып, урам буйлап чабышалар.Көз үзенчә матур. Дөнья алтынсу төскә керә. Балалар төрле төстәге яфраклардан бәйләмнәр ясыйлар. Укучылар шау-гөр килеп мәктәпкә баралар, әби-бабайлар төенчек-төенчек бакча җимешләре ташыйлар. Ата-аналар, коелган яфракларны ерып, ашыга-ашыга эшкә йөгерәләр. Кояш баеган чакта бигрәк матур. Дөнья әкиттәге кебек була.Татарстан табигате белән генә түгел, үзенең кешеләре белән дә матур. Бүгенге көндә ул зур сәяси, икътисади, фәнни, мәдәни үзәк тә. Республикабызда дөньякүләм танылган театрлар, музейлар, югары уку йортлары эшли. Төрле илләр белән тыгыз бәйләнештә тора.Мин үземнең бу республикада торуым һәм яшәвем белән горурланам.Алдагы көннәрендә дә гел шатлыклар гына телим.

otvet.mail.ru

Татарстан — безнең Ватаныбыз

3 сыйныф. Әдәби уку дәресе.

Дәрес-сәяхәт. «Татарстан-безнең Ватаныбыз» бүлеген йомгаклау дәресе.

Максат: Укучыларның “Татарстан-безнең Ватаныбыз” бүлеге буенча алган белемнәрен ныгыту һәм камилләштерү,балаларны актив аралашуга тарту; өйрәнгән сүзләрне сөйләмдә дөрес итеп куллана белүгә ирешү; диалогик һәм монологик сөйләм телен үстерү; туган җиребез белән горурлану, ярату хисе тәрбияләү.

Дәрес тибы: дәрес-сәяхәт

Җиһазлау: проектор,сүзлекләр,фоторәсемнәр,җөмлә төзү өчен сүзләр язылган карточкалар,тест сораулары язылган битләр.

 

Дәрес барышы:

 

Оештыру моменты:

- Исәнмесез, укучылар.Хәерле көн!

Укучылар, без бүгенге дәресебездә сәяхәткә чыгарбыз.Сәяхәтебез Татарстан республикасы һәм аның шәһәрләре буенча булыр.Ә моның өчен безгә «Татарстан-безнең Ватаныбыз» темасы буенча алган белемнәр кирәк булачак.Бүгенге дәресебездә сез үзегез экскурсоводлар булачаксыз. Күргәнегезчә, сез 3 төркемгә бүленеп утырдыгыз. Беренче төркем - «Татарстан-минем республикам» дип атала. Икенчесе - «Казан -Татарстан башкаласы», ә өченче төркем «Чистай-туган шәһәрем» дип атала.Димәк, һәр төркем үз темасы белән таныштыра.

- Сәяхәтне башлар өчен иң беренче безгә шул тема буенча өйрәнгән сүзләрне искә төшерергә кирәк.

1 нче слайд. Сүзлек.

Ватаным Җитештерәләр

Горурланам Нефть чыгаралар

Чикләшә Үстерәләр

Туган җирем Авыл хуҗалыгы

Шәһәрләр Борынгы

Башкала Истәлекле урыннар

-укучылар слайдтагы сүзләрне бергәләп укып чыгалар,тәрҗемә итәләр.

-2 нче слайд. Шул ук сүзләр тәрҗемә белән язылган.Укучылар, белемнәрнең дөреслеген тикшереп чыгыйк әле.

(бер укучы татарчасын укый, икенчесе русчасын)

-Укучылар,сүзлекне искә төшердек.Димәк ,без экскурсиягә әзер.Әйдәгез, кузгалдык.

-Ә хәзер мин 3 төркемгә дә карточкалар бирәм.Сез карточкадагы җөмләләрне дәвам итәргә тиешсез.

1 нче төркемгә карточка:

Безнең туган илебез-......(Татарстан)

Без Татарстан белән.....( горурланабыз)

Татарстан -бай һәм .....( көчле республика)

2 нче төркемгә карточка:

Казан Идел буенда...... (урнашкан)

Казанда .............. бар.

Казанда вертолетлар.......( җитештерәләр)

3 нче төркемгә карточка:

Чистай Кама буенда.......( урнашкан)

Чистайда ......(җитештерәләр)

Мин Чистайны.....(яратам)

- Укучылар, карточкадагы биремнәрне тикшереп алыйк әле. (һәр төркемнән бер укучы укый).

Сәяхтебезне дәвам итеп Татарстан республикасы белән танышып үтик әле. Сүз 1 нче төркем экскурсоводларына бирелә. (укучылар Татарстан турында җөмләләр әйтәләр).

- Татарстан - зур һәм бай республика.

- Татарстан аша Идел , Кама , Вятка , Агыйдел елгалары ага.

- Татарстан республикасының президенты-Рөстәм Нургалиевич Миннеханов.

- Татарстанның гербы, флагы, гимны бар. (фотоларны күрсәтәләр)

- Татарстанда нефть чыгарыла.

1нче төркемнең сүзен йомгаклап бер укучы Татарстан турында хикәя сөйли.

Татарстан - зур һәм бай республика. Ул Идел буенда урнашкан.Татарстан Башкортостан, Удмуртия, Марий Эл, Чувашстан республикалары белән чикләшә.Татарстанда татарлар, руслар, чувашлар, удмуртлар, марилар бик дус яшиләр.

Татарстан-минем туган җирем,минем Ватаным.Мин Татарстан белән горурланам.

 

- Укучылар,сүзлектә башкала-столица дигән сүз бар иде.Әйтегез әле, Татарстанның башкаласы нинди шәһәр?

- Укучылар җавабы (Казан)

- Дөрес, укучылар, Казан. Димәк, сәяхәтне Казан шәһәре буйлап дәвам итәбез. Сүзне 2нче төркем укучыларына бирәбез.

- Казан турында, әйдәгез диалог формасында сөйләшәбез.

(2 укучы диалог төзи).

- Казан нинди шәһәр?

- Казан-борынгы шәһәр?

- Казанда нинди истәлекле урыннар бар.

- Казанда Кремль, Сөембикә манарасы, Кол Шәриф мәчете, Благовещенск соборы,Спасс башнясы бар.

- Казанда нәрсәләр җитештерәләр?

- Анда вертолетлар җитештерәләр.

3нче слайд. Казан.

2нче төркем укучылары слайд буенча әйтә баралар.

- Укучылар, сәяхәтне дәвам итәбез. Искә төшерик әле, Татарстанда нинди шәһәрләр бар?

- Укучылар җавабы.

Слайдта шәһәрләр чыга.Шәһәр исемнәре русча язылган.Укучылар укыйлар һәм тәрҗемә итәләр.Слайд татарчага алышына.

(-М-н. Наб.Челны, укучылар Яр Чаллы дигәч, Яр Чаллы дигән слайд ачыла)

- Укучылар Яр Чаллы нинди шәһәр?

- Анда нәрсә җитештерәләр?

- Димәк,Чаллы-автомобильчеләр шәһәре.

4нче слайд. Елабуга-Алабуга

- Алабуга нинди шәһәр?

- Анда рус рәссамы туган.Кем ул?

- Алабугада нәрсәләр җитештерәләр?

5-8нче слайдлар. Н.камск-Түбән Кама

Әлмәт

Зеленодольск

Чистополь - Чистай

- Укучылар, Чистай-безнең туган җиребез. Быел Чистай үзенең 230 еллык юбилеен билгеләп үтәчәк. Ул нинди шәһәр соң? Кайда урнашкан? Сүзне 3 нче төркем укучыларына бирәбез. (бер укучы сөйли,слайдта чыга)

Укучылар Чистай турында бер-берсенә сораулар бирәләр:

- Чистай нинди шәһәр? (Чистай борынгы шәһәр)

- Ул кайда урнашкан? (ул Кама буенда урнашкан)

- Чистайда нәрсәләр бар? (Чистайда заводлар ,фабрикалар,музейлар бар)

- Чистайга ничә ел? (Чистайга 230 ел)

- Анда нәрсә җитештерәләр? (Анда сәгать җитештерәләр)

- Укучылар бер-берсенә Чистай фотоларын күрсәтәләр.

Укучы җавабы:Чистай-борынгы шәһәр.Аңа быел 230 ел була.Ул Кама елгасы буенда урнашкан.Чистайда сәгать заводы бар. Анда”Восток” сәгатьләре ясыйлар. Безнең шәһәрдә музейлар, заводлар, фабрикалар бар.Мин Чистайны яратам.

- Укучылар, сәяхәтебез ахырында белемнәрне тикшерү өчен, кечкенә генә тест эшләп алабыз. (һәр төркемгә да тест сораулары бирелә).

 

Тест сораулары:

1. Казан Кремле каршында нинди һәйкәл бар?

а) Г.Тукай һәйкәле

б) А.С.Пушкин һәйкәле

в) М.Җәлил һәйкәле

2. Татарстанның Дәүләт гербында нәрсә сүрәтләнгән?

а) ак аю

б) ак барс

в) ак чәчәк

3. Казан шәһәренең үзәгендә нәрсә урнашкан?

а) Шишкин музее

б) КамАЗ

в) Сөембикә манарасы

4. Сөембикә манарасы ничә катлы?

а) 7 катлы

б) 5 катлы

в) 10 катлы

5. Татарстанның иң зур байлыгы?

а) газ

б) нефть

в) торф

6. Татар халкының герой-шагыйре?

а) М.Җәлил

б) Ш.Галиев

в) С.Сәйдәшев

7. Татарстанның Президенты?

а) Р.Н.Миннеханов

б) М.Ш.Шәймиев

в) Д.В.Медведев

8. Чистайга ничә ел?

а) 225

б) 230

в) 240

Йомгаклау.

- Укучылар,без бүгенге дәрестә нәрсә турында сөйләштек? Әйе,Татарстан республикасы турында.Татарстан турында нәрсәләр белдек? Дәрестә катнашуыгыз өчен рәхмәт сезгә.

Билгеләр кую.

Өй эше: Татарстан турында кечкенә хикәя төзергә.

 

1. Казан Кремле каршында нинди һәйкәл бар?

а) Г.Тукай һәйкәле

б) А.С.Пушкин һәйкәле

в) М.Җәлил һәйкәле

2.Татарстанның Дәүләт гербында нәрсә сүрәтләнгән?

а) ак аю

б) ак барс

в) ак чәчәк

3. Казан шәһәренең үзәгендә нәрсә урнашкан?

а) Шишкин музее

б) КамАЗ

в) Сөембикә манарасы

4. Сөембикә манарасы ничә катлы?

а) 7 катлы

б) 5 катлы

в) 10 катлы

5. Татарстанның иң зур байлыгы?

а) газ

б) нефть

в) торф

6. Татар халкының герой-шагыйре?

а) М.Җәлил

б) Ш.Галиев

в) С.Сәйдәшев

7. Татарстанның Президенты?

а) Р.Н.Миннеханов

б) М.Ш.Шәймиев

в) Д.В.Медведев

8. Чистайга ничә ел?

а) 225

б) 230

в) 240

 

Чистай-борынгы шәһәр. Аңа быел 230 ел була. Ул Кама елгасы буенда урнашкан. Чистайда сәгать заводы бар. Анда «Восток» сәгатьләре ясыйлар. Безнең шәһәрдә музейлар, заводлар, фабрикалар бар. Мин Чистайны яратам.

 

- Чистай нинди шәһәр? (Чистай борынгы шәһәр)

- Ул кайда урнашкан? (ул Кама буенда урнашкан)

- Чистайда нәрсәләр бар? (Чистайда заводлар ,фабрикалар,музейлар бар)

- Чистайга ничә ел? (Чистайга 230 ел)

- Анда нәрсә җитештерәләр? (Анда сәгать җитештерәләр)

- Казан нинди шәһәр?

- Казан-борынгы шәһәр?

- Казанда нинди истәлекле урыннар бар.

- Казанда Кремль, Сөембикә манарасы, Кол Шәриф мәчете, Благовещенск соборы,Спасс башнясы бар.

- Казанда нәрсәләр җитештерәләр?

- Анда вертолетлар җитештерәләр.

Татарстан - зур һәм бай республика.Ул Идел буенда урнашкан.Татарстан Башкортостан,Удмуртия,Марий Эл, Чувашстан республикалары белән чикләшә.Татарстанда татарлар, руслар, чувашлар, удмуртлар , марилар бик дус яшиләр.

Татарстан - минем туган җирем,минем Ватаным.Мин Татарстан белән горурланам.

 

Карточка №1

Безнең туган илебез-......

Без Татарстан белән.....

Татарстан -бай һәм .....

 

Карточка №2

Казан Идел буенда......

Казанда .............. бар.

Казанда вертолетлар.......

 

Карточка №3

Чистай Кама буенда.......

Чистайда ......

Мин Чистайны.....

 

Приложение:

Презентация

xn--j1ahfl.xn--p1ai

Татарстан турында гомуми мәгълүмат һәм фактлар.

30 август Татарстан республикасы көне билгеләп үтелә. Укучыларыбызны әлеге бәйрәм белән тәбрик итәбез!

Республикабыз турында күбрәк беләсегез киләме? Алайса, бу язма сезнең өчен!

Башкаласы: Казан шәһәре

Татарстан Республикасы Президенты: Рөстәм Нургали улы МиңнехановТерриториясе: 68,0 мең. кв. км

Мәскәүгә кадәрле ераклык: 797 кмХалкы: 3,85 млн кеше

Дәүләт телләре: рус, татар

Татарстан Интернет челтәрендә

Татарстан Республикасының рәсми порталы – www.tatarstan.ru

Казан мэриясенең рәсми порталы – www.kzn.ru

Казан шәһәренең туристлык порталы – www.kazantravel.ru

Казан рестораннары – www.kazan.resto.ru

-Татарстан Республикасы территориясе буенча көнчыгыш Европадагы иң зур ике елга: Волга белән Кама ага.

-Татарстан Республикасы Конституциясе буенча анда яшәүче һәр кеше -Россия гражданины паспортын татар телендәге өстәмә бит һәм Татарстан дәүләт гербы сурәте белән алырга хокуклы.

-1990 елның 30 августында республикабызда истәлекле вакыйга булды. Ул көнне Татарстанның дәүләт суверенитеты турында декларация кабул ителде. Бу хокукый акт мәмләкәтебезне суверен, бәйсез дәүләт, җирне, табигый байлыкларны һәм башкаларны бары тик республика халкы милке дип игълан итте;

Татарстан җирендә республика закон нарының өстенлеген таныды; җөмһүриятебездә яшәүче барлык гражданнарның, нинди милләттән булуларына карамастан, хокуклары һәм ирекләренең өстенлеген беркетте; Татарстанның милли дәүләт төзелешен үзгәртүнең сәяси-хокукый нигезен салды.

— Республикабызда нефть, газ, битум чыга.Самолётлар, вертолётлар, автомобильләр, суднолар төзелә. Кырларда мул уңыш үсә, терлекчелек, кошчылык зур үсеш алган.

sabantuyjournal.ru