Электронное образование в Республике Татарстан. Татарстан нефть республикасы сочинение


ТАТАРСТАН - МИНЕМ РЕСПУБЛИКАМ. | Социальная сеть работников образования

  1. КЕРЕШ ӨЛЕШ.

                         1. ТАТАРСТАН - МИНЕМ РЕСПУБЛИКАМ.

  1.  ТӨП ӨЛЕШ.
  1. МЕҢ ЕЛЛЫК КАЗАН.
  2. КОЛШӘРИФЕҢ КАЙТТЫ КАЗАНЫМ...
  3. ТАТАРСТАН-МӨСТӘКЫЙЛЬ ДӘҮЛӘТ.
  4. ТОРЫГЫЗ, МУСАЛАР...
  5. ТАТАРСТАН –БАЙ ДӘҮЛӘТ.
  6. ТАТАРСТАНЫҢ ТАБИГАТЕ.
  1. ЙОМГАКЛАУ.
  1. ТАТАР ДИГӘН МИЛЛӘТЕМ БАР.
  2. КУЛЛАНЫЛГАН ӘДӘБИЯТ.

               

ТАТАРСТАН - МИНЕМ РЕСПУБЛИКАМ.

                                                          Идел ярларына нурлар сибеп,                                                         Матур булып ата бездә таң.                                                        Таң шикелле якты Туган илем,                                                         Бәхет биргән җирем –Татарстан.                                                                                      Гөлшат Зәйнашева.

Нәрсә ул Туган ил? Ул – синең әтиең, әниең, апаң, энең, сеңлең, әбиең, бабаң. Ул – синең туган, яшәгән йортың, урманың, шәһәрең, авылың. Ул – синең сулаган һаваң, басып йөргән җирең. Безнең барыбыз өчен дә газиз туган илебез – Татарстан Республикасы.

Безнең Татарстан картасын шагыйрьләр зәңгәр күбәләккә дә, томырылып чабып баручы атка да охшаталар.

Яшел киңлекләр, кыр, урманнар һәм күлләр илендә – Европаның зур Идел елгасына ашкынулы Казансу килеп кушылган төбәгендә – инде мең елга якын үзенең серле исеме һәм аннан да серлерәк, гаҗәпләнерлек һәм шөһрәтле тарихы булган шәһәр урнашкан. Бу – Казан, Идел буендагы иң эре сәнгать һәм мәдәният үзәкләренең берсе, дөньяның иң төньягында яшәүче мөселман халкы башкаласы.

Нурлы, дәртле, моңлы Казаныбызның юбилее якынлаша. Галимнәрнең күпъеллык эзләнүләре шәһәребез төзелә башлауга кимендә 1000 ел булуын ачыклады.

Татар халык мәкале: "Иле барнаң теле бар", – ди. Телебез, мәдәниятебез гореф-гадәтләребез саклансын өчен, безгә туган ягыбызның тарихи үткәнен, бүгенгесен белү кирәк.

Г. Тукайның "Пар ат" шигырендә ерак бабаларыбызга, туган халкыбызның тарихына, мәгърифәтенә мөнәсәбәте чагыла.

Мондадыр безнең бабайлар түрләре, почмаклары;Мондадыр дәртле күңелнең хурлары, оҗмахлары.Монда хикмәт, мәгърифәт һәм монда гыйрфан, монда нур;Монда минем нечкә билем, җәннәтем һәм монда нур... – ди.

МЕҢ ЕЛЛЫК КАЗАН.

Казан шәһәренә  – 1000 ел. Ул Г. Тукай, Г. Ибраһимов, Г. Исхакый, Ш. Мәрҗәни, М. Җәлил, С. Сәйдәшев, Б. Урманче, Л. Толстой, Ф. Шаляпин, М. Горький, Н. Лобачевский, А. Бутлеров һәм башка бик күп дөньяга даннары таралган язучы, галим, композитор, рәссам, көрәшчеләрнең исемнәре белән бәйләнгән. Алар Казанда яшәгәннәр, укыганнар, иҗат иткәннәр, көрәшкәннәр.

Казансу шәһәребезнең нәп-нәкъ уртасыннан ага! Каршы якта – Кремль диварлары, Сөембикә манарасы, мәчет урынына салынган чиркәү... Һәрберсе тарихи вакыйгаларга алып чыга. Бу корылмалар Казан ханлыгы чорыннан калган, аннан соң бераз үзгәртелгән.

Казан шәһәренең иң биек, иң текә елга ярында ак Кремль диварлары урын алган. Аның уртасында – Сөембикә манарасы. Ул – безнең җиребездә булып узган бик күп вакыйгаларның шаһиты.

1552 нче ел, 2 нче октябрь...

Казан Явыз Иван гаскәрләре тарафыннан яулап алына. Бу ел исәбенә карашлар тукталган саен, күз алдына йорәкләргә төзәлмәс яра салып, Казанның соңгы көннәре килеп баса. Казан кешеләрен кырып бетерү – урыс тарихында иң зур вәхшилек, аның иң гыйбрәтле сәхифәләренең берсе. Шушы йөрәк тетерәндергеч 1552 нче елдан бирле, халык көткән көн килде изге сәгать сукты!

Сөембикәне әсир итеп алып кителүе Г. Моратның "Сөембикәнең Казан белән бәхилләшүе" шигырендә ачык чагыла.

Хуш, бәхетле халкым,Мин калдырам сине.Алларыңда торам мең афәтле килеш,Йөзең канлы килеш, җәрәһәтле килеш!

Алтын көймәгә утыртып, ефәк киемнәргә төреп, Иделебез аркылы Сөембикәне чит җирләргә мәҗбүри озаткан чакта йөрәкләре сыкрап калган әби-бабаларыбызның киләчәккә булган якты өметләре бүген тормышка ашты.

КОЛШӘРИФЕҢ КАЙТТЫ КАЗАНЫМ...

Элекке заманнарда үзгәрешләр хәзерге кебек тиз бармаган. Бәлки, Казанның хәтта зур шәһәргә әверелүенә дә мең ел түгелдер. Мин киләчәктә башка милләт галимнәре дә чын дөреслекне таныр, аның яшен тагын да зуррак күрсәтер дип өметләнәм.

Япа-ялгыз идең, гүзәл бикә!

Ничә гасыр уздырдың син “биктә”.

Кол Шәрифең кайтты, Сөембикә,

Синең янәшәңә – биеклеккә!

Изге җанлы шагыйрь Кол Шәрифең

Телсез гасырларда атлап узган!

Иманнарын җуйган мескеннәргә

Кылыч түгел, манаралар сузган!

Читләр арасында япа-ялгыз,

Түзеп килдең тоткынлыкта – биктә!

Изге җанлы шагыйрь Кол Шәрифең

Инде синең янда, Сөембикә!

Артта калды айсыз торган чорың,

Урман кебек тәре арасында!

Кол Шәрифең кайтты, Сөембикә,

Мең яшәгән Казан каласына!

Изге җанлы шагыйрь Кол Шәрифтән

Күпме изгелекләр бар аласы!

Кочак җәеп каршылачы үзен,

Мең яшәгән татар башкаласы!

                                 ЮНЫС САФИУЛЛИН

Казанның меңъеллыгына Кремль эчендә бик гүзәл бер мәчет калыкты. Аны Колшәриф мәчете дип йөртәләр. Казан ханлыгында шундый исемле бер галим, рухани яшәгән. Ул барлык руханиларга да баш булган, сәет дәрәҗәсен дә йөрткән. Аның бай китапханәсе, ул хезмәт иткән мәчет Казанны алу вакытында җимерелеп беткән. Патшасы да, сәүдәгәре дә, илчесе дә Колшәриф белән киләшкән. Сөембикә-ханбикәнең дә иң якын кешесе саналган ул. Флүс Латыйфиның "Хыянәт" романында Казан Кремле янында сугыш вакыйгалары сурәтләнә. Автор Кол Шәрифне тулы канлы каһарман буларак күз алдына бастыра алган. Романда Кол Шәриф шактый тулы эшләнгән образ. Ватанны саклар өчен, кулына корал алган рухани алдында без бүген дә баш иябез.

Кремль диварлары, тирә-ягы гел төзекләндереп тора. Соңгы елларда аның әйләнәсендәге болынлыклар элеккерәк вакытына охшатып киңәйтелде Колшәриф мәчетенең күренеше ачылды. Янәшәдәге цирк бинасы да үзенчәлекле кыяфәт алды.

ТАТАРСТАН-МӨСТӘКЫЙЛЬ ДӘҮЛӘТ.

1990 нчы елның 30 нчы августында Татарстанның мөстәкыйльлеге, бәйсезлеге хакында Декларация һәм 1992 нче елның 6 нчы ноябрендә Конституциябез кабул ителде, 1994 нче елның 15 нче февралендә Шартнамәгә кул куелды.

Һәр бәйсез, мөстәкыйль ил үзенә генә хас байракка ия. Суверен Татарстан байрагы беренче мәртәбә 1991 нче елның декаберендә башкалабыз Казанның Ирек мәйданындагы Югары Совет бинасы остендә җилфердәде. Аннары ул республикабызның шәһәрләре, районнары, авыллары өстенә күчте.

ТОРЫГЫЗ, МУСАЛАР...

1967 нче елларда Кремль янындагы Беренче Май мәйданында Муса Җәлилгә һәйкәл ачылган иде. Күптән түгел калган ун батыр исеме дә һәйкәл эргәсендәге таш диварда урын алды.

"Син үлдең! Шулай да булсын! Ләкин кою, көчле рухларның җырларында иреккә, яктылыкка горур чакыручы җанлы үрнәк булырсың син!" – дип язган бөек рус язучысы М. Горький. Әйтерсең лә М. Җәлил һәм аның көрәштәшләре турында әйтелгән бу сүзләр. Чыннан да, Муса Җәлил, халкыбыз батырлыгы символы булып, безнең күңелләрдә яши. Халкы өчен үлемннән дә курукмаган, каһарманнар җанлы үрнәк безгә!

ТАТАРСТАН –БАЙ ДӘҮЛӘТ.

Республикабыз җире кара алтын, табигый газ, ташкүмер, торф, төзелеш материалларына бай. Әмма җиребезнең байлыгы күп еллар буенча вәхшиләрчә таланды, һавабыз пычыранды. Киләчәктә без үз җиребезнең хуҗалары булырга, мондый кыргыйлыкка юл куймаска тиеш.

Нефть табылгач, язучыларыбыз бу яңалыкны, әлбәттә, читләтеп үтә алмадылар. Бу өлкәдә И. Гази "Гади кешеләр", Ш. Бикчурин "Каты токым", Г. Ахунов "Хәзинә" әсәрләре белән танылды.

ТАТАРСТАНЫҢ ТАБИГАТЕ.

Безнең Татарларыбызның табигате дә бик матур һәм шифалы бит! Яз дисәң – чын язы, җәй дисәң – чын җәе, көз дисәң – чын көзе, кыш дисәң – чын кышы бар. Кыш җитсә, җәйне сагына башлыйбыз, җәй җитсә – кышны. Халыкыбызның сөекле шагыйре әйтмешли, һавабыз шундый:

Анда бик салкын вә би эссе түгел, урта һава.Җил дә вакытында исеп, яңгыр да вакытында ява.

Республикабызның территориясе зур түгел. Мәйданы алтмыш сигез мең квадрат километр.

ТАТАР ДИГӘН МИЛЛӘТЕМ БАР.

Иң зур байлыгы, олы горурлыгы – Татарстан халкы. Ул инде дүрт миллионга якынлашып килә. Татарстан җире – татар халкының борынгы, тарихи туган иле. Безнең халкыбыз киң күделле. Монда күп кенә башка милләтләр үзләренең икенче туган илләрен тапканнар. Татар халкы гасырлар дәвамында рус, чуаш, мари, башкорт, мардва, удмурд һәм башка халыклар белән туган җиребезне тагын да матурлау өчен хезмәт иткәннәр. Г. Тукай сүзләре белән әиткәндә,"тел лөгать, гадәт вә ахлак алмашып " яшәгәннәр.

Һәр халыкның аеруча яраткан, үз иткән бәйрәмнәре була. Безнең халкыбызда исә бу – Сабан туе бәйрәме. Сабан туе язгы кыр эшләреннән соң үткәрелә. Юкка гына "Сабан туе – хезмәт туе", дип җырламыйлар. Бу көнне бар дөнья матурлана, гүзәллеккә төренә. Бөтен җирдә шатлык, бәхет хөкем сөрә. Башкалабыз Казанда бу бәйрәм зур оешканлык белән үткәрелә.

Халкыбызның зур байлыгы – мең елдан артык булган тарихы. Безгә үз тарихыбызны, телебезне, мәдәниятыбызне сакларга, ныклап өйрәнергә кирәк. Хәзерге көндә иң изге бурыч – үзебезнең бәйсезлегебезне, мөстәкыйльлегебезне күз карасыдай саклау.

Казанның бүгенгесе дә аның меңеллык тарихына керә. Су буенда калыккан зур йортлар, Милли мәдәни үзәк, Ирек һәйкәле хакында да бервакыт әллә кайчан төзелгән биналар кебек сөйләрләр.

Мин, әллә ничә гасырлар узгач та, татар милләтенең бетмәвен, Казанда татарча җырлар яңгыравын, татар театрларының эшләвен телим. Дәртле, Нурлы башкалабыз – Казанның үзем теләгән югары уку йортына белем алып үз максатыма ирешсәм, халкыма, телемә тугрылыклы хезмәт итә алсам – бу минем өчен зур бәхет булыр иде!

Казан! Мең ел сиңа!Тагын, картаймыйча,Миллион еллар узсын.Бер-бер алсу таңдаБашка исемле кызСиңа кулын сузсын.Бу бит – минем туган,Торган, үскән җирем.Татар иле! – дисен.

КУЛЛАНЫЛГАН ӘДӘБИЯТ.

1.”Татарстан” журналы.2005 ел.№10

2.”Ватаным Татарстан” газеты.2008 ел.май.

3.”Татар әдәбияты”дәреслек.А.Г.Ахмадуллин.

4. Гыймадиева Н.С., Галләмова Р.В.”Уйларыбыз ак кәгазьдә”Казан "Гыйлем" нәшрияты.

nsportal.ru

Татарстан Республикасы турында сөйләгез.

Татарстан Идел буенда урнашкан. Аның мәйданы – 68 мең квадрат километр.

Татарастанның табигате бик матур. Калын урманнар да, тигез далалар да, биек таулар да бар анда. Татарстан җире Аша Идел, Чулман, Агыйдел, Нократ кебек зур елгалар ага.

Татарстан – табигый казылмаларга бай республика. Җир астында нефть, газ, торф һәм башка байлыклар күп. Республикабызның нефте башка илләргә дә чыгарыла.

Татарстан Республикасының иң зур шәһәрләре – Казан һәм Яр Чалы. Яр Чалы Кама елгасы буенда урнашкан. Аның даны еракларга таралган. Монда Россиянең иң эре заводларыннан берсе – КамАЗ – бөтен дөньяга танылган йөк машиналары ясала. Казан шәһәрендә самолётлар, вертолётлар, медицина җиһазлары, мех һәм тегү әйберләре җитешетерелә.

Түбән Кама – химиклар шәһәре. Монда эшләнгән шиннар, каучук һәм төзелеш әйберләре Россиянең барлык почмакларында да беләләр. Бөгелмә нефть чыгару һәм машиналар төзү үзәге булып санала. Әлмәт - нефтьчеләр шәһәре.

Республикабызда 4 миллионга якын Кеше Яши. Татарлар, руслар белән бергә чуваш, мордва, мари, украин һәм башка бик күп милләт халыклары дус һәм тату Гомер итәләр.

Татар һәм рус телләре – Татарстанның дәүләт телләре. Татарстанның Ия башлыгы – Президент. Минтимер Шәймиев – Татарстанның беренче Президенты.

Республикабызның үз байрагы, гербы, гимны бар. Татарстан байрагы 3 төсле: яшел, ак һәм Кызыл. Яшел төс – табигатебез матурлыгы һәм яшьлек билгесе. Кызыл төс – кояш һәм ут төсе. Ак төс – сафлык һәм тормыш символы.

Татарстан Республикасының гербында Кызыл кояш җирлегендә канатлы ак барс сурәтләнгән. Барс байлыкны һәм халыкның көчен белдерә. Гербның авторы рәссам Риф Фәхретдинов.

Гимн – Татарстан Республикасы суверенлыгын белдерүче символ. Дәүләт гимнына ихтирам күрсәтү – аның һәр гражданының бурычы.

Татарстан Республикасы Дәүләт гимны халык алдында башкарылганда, гuмнны тыңлаучылар басып тыңлыйлар.

Татарстан гимнының авторы – композитор Рөстәм Яхин.

 

Текстка сораулар:

1.Татарстан Республикасы кайда урнашкан? Аның нинди зур елгалары бар?

2.Аның мәйданы күпме? Нинди зур шәһәрләрен беләсең?

3.Күпме халкы Яши? Нинди милләт вәкилләре бар?

4.Табигате нинди? Татарстанның табигый байлыклары турында сөйлә.

5.Татарстанның байрагы ничә һәм нинди төсле?

6.Дәүләт телләре турында нәрсә әйтә аласың?

7.Дәүләт башында кем тора?

8. Татарстанның символларын әйтегез.

9. Аларның авторларын атагыз.

10. Гербта нәрсә төшерелгән?

Билет №7 (1)

Дата добавления: 2015-07-16; просмотров: 255 | Нарушение авторских прав

Мин һәм минем гаиләм. | Дуслык һәм минем дустым. | Мәктәп. | Нәрләр. | Минем яшәгән җирем. | Бәйрәмнәр. | Сәламәтлек - зур байлык. | Театрда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре. | Киемнәр турында сөйләгез. | Табигать- уртак йортыбыз. |mybiblioteka.su - 2015-2018 год. (0.006 сек.)

mybiblioteka.su

помогите написать сочинение на татарском про Татарстан

помогите написать сочинение на татарском про Татарстан

Ответы:

Һәркемгә дә үз туган ягы бик кадерле. Кеше кая гына барса да, барыбер күңеле белән үзенең газиз туган авылына, туган шәһәренә ашкынып кайта.         Безнең чиксез киң илебездә матур шәһәрләр һәм авыллар бик күп. Тик бөек татар телендә аңлашып, сөйләшеп, татар халкының гореф-гадәтләренә буйсынып яшәгән кешеләр, әлбәтта, Татарстан республикасында гомер кичерә. Татарстан республикасы экономик яктан һәм кеше саны буенча Русиянең иң зур республикалыраның берсе. Шулай ук хәзерге Татарстан йөздән артык милләткә туган йорт, туган як. Ул күп милләтле республика. Татарстан үзенең бай тарихы һәм уникаль табигать ресурслары белән халкында горурлык хисе уята, шуңа күрә дә бу табигать почмагы туристларның игътибарын яулап алган. Зур уңыш бирә торган киң басулар, күп миллионлы шәһәрләр зәңгәр сулы Кама, Идел елгалары һәм яшел урманнар  белән алмаша. Республика җир асты байлыклары белән дә горурлана ала.        Татарстан республикасында татар мөселман һәм  рус православие мәдәниятенең үзара бәйләнеп яшәвенең үрнәге күрсәтелгән.Тарихының авыр вакыйгаларына карамастан, татар һәм рус халкы татулыкта һәм бердәмлектә яши.        Татарстанда буыннан-буынга күчеп  килгән гореф-гадәтләр, бәйрәмнәр бик күп. Шуларның берсе - Сабантуй бәйрәме. Бу милли бәйрәм язгы чәчу тәмамлануга багышлана.  Элек-электән Сабантуйның күрке - ат чабышлары, әлеге Татарстанда да бу спорт төренә бик әһәмиятле урын бирелә. Сабантуй бәйрәме Татарстанда гына түгел, ә татарлар яшәгән барлык регионнарда да, хәтта чит илләрдә дә үткәрелә.        Татар халкының милли бәйрәмнәре белән бергә республикада яшәүче башка милләтләрнең дә бәйрәмнәренә дә зур игътибар салынган.        Татар көйләре бигрәк тә моңлы булып тоела. Башка телләргә тәрҗемә ителми торган моң сүзе татар халкының күңелен сыйфатлый. Татар шигырьяте һәм җыр иҗаты белән бер рәттә татар мәдәниятендә традицион һөнәрләр дә зур урын алып тора, алар татар халкының рухи дөньясын чагылдыралар. Мәсәлән, татар халкының ювелир сәнгате бөтен дөньяга билгеле. Шулай итеп, татар сәнгате безнең – татарларның - борынгы буыннарыбызның яшәү рәвешен, мәдәниятен чагылдыра. Без, егерме беренче гасыр кешеләре, үз халкыбызның, үз туган ягыбызның гореф-гадәтләрен ихтирам итеп яшәргә тиешбез.          Перевод сочинения на руссский язык:          Каждому человеку дорог свой родной край, своя родная земля. Где бы ни находился человек, он душой будет стремиться к тому месту, где он родился и вырос.        Наша необъятная родина богата величественными городами и самобытными деревушками. Но те, кто считает своим родным языком татарский язык, кто преклоняется перед традициями татарского народа, несомненно, проживают на территории республики Татарстан. Республика Татарстан относится к одному из экономически стабильных и густонаселенных регионов нашей страны. Кроме того, Татарстан – это родной дом для более ста национальностей и народностей, большая многонациональная республика. Благодаря богатой истории и уникальным природным условиям республика является предметом гордости для своих жителей и приковывает внимание огромного количества туристов. Необъятные урожайные луга и пашни, города-многомиллионники сменяются полноводными водами крупнейших рек Камы, Волги и других и зелеными могучими лесами. Богатства недр земли Татарстана даруют её экономике процветание.        Республика представляет собой образец культурного взаимодействия татаров-мусульман и православных русских. Несмотря на суровые события истории республики, в современном Татарстане русские и татары живут в мире и согласии.        Республика славится многовековыми традициями и обычаями. Одним из главных среди них является национальный праздник Сабантуй, который отмечается не только в самой республике, но и за её пределами и даже за рубежом, где живут татары. Главным событием этого праздника, посвященного к окончанию весеннего сева, выступают скачки. В современном Татарстане также уделяется огромное внимание конному виду спорта.        Наряду с национальными татарскими праздниками активно отмечаются и другие национальные празднества марийцев, удмуртов, русских и так далее.        Очень мелодична татарская музыка. Душу народа характеризует слово «мон», которое не имеет эквивалентов в значении других языков. Это не просто мелодия, это душа народа, нежная и ранимая, тонкая и изящная… Кроме поэзии и песенного творчества, колорит татарской культуры передается через традиционные художественные ремесла, которые отражают душевный мир народа татар. Например, всемирно известно татарское ювелирное искусство. Татарское искусство отражает быт и жизнь наших предков, которые, безусловно, требуют уважительного отношения с нашей стороны – современного поколения, проживающего в двадцать первом столетии.

cwetochki.ru

Татарстан — минем республикам / Инша.Ру

15.01.2012

Идел ярларына нурлар сибеп, Матур булып ата бездә таң. Таң шикелле якты Туган илем, Бәхет биргән җирем — Татарстан. Гөлшат Зәйнашева. Нәрсә ул Туган ил? Ул — синең әтиең, әниең, апаң, энең, сеңлең, әбиең, бабаң. Ул — синең туган, яшәгән йортың, урамың, шәһәрең, авылың. Ул — синең сулаган һаваң, басып йөргән җирең. Безнең барыбыз өчен дә газиз туган илебез — Татарстан Республикасы. Безнең Татарстан картасын шагыйрьләр зәңгәр күбәләккә дә, томырылып чабып баручы атка да охшаталар. Аның мәйданы 68 мең квадрат километр. Зур да, кечкенә дә безнең Татарстан. Зур, чөнки дөньяда әле кечкенә дистәләгән илләр бар. Кечкенә, чөнки зурлыгы белән аны да узып киткән илләр күп. Хәер, безнең халыкның байлыгы анда яшәгән җирнең зурлыгы белән генә бәяләнми. Татарстан уңдырышлы кара туфракка, урман-суга бай. Анда тигезлекләр кайчак сөзәк таулар белән алышына. Европаның Татарстан аша узган иң зур елгалары — Идел, Чулман илебез картасында зәңгәр билбау кебек. Алар буйлап зур-зур корабларда күп диңгезләргә барып җитеп була. Ә боргаланып-боргаланып, бу матур җирләрне тагын бер кат күреп калыйк әле дип, кире кайта-кайта агучы кечерәк елга, инешләрнең саны бик күп. Безнең Татарстаныбызның яз дисәң — чын язы, җәй дисәң — чын җәе, көз дисәң — чын көзе, кыш дисәң — чын кышы бар. Кыш җитсә, җәйне сагына башлыйбыз, җәй җитсә — кышны. Халкыбызның сөекле шагыйре Габдулла Тукай әйтмешли, һавабыз шундый: Анда бик салкын вә бик эссе түгел, урта һава, Җил дә вакытында исеп, яңгыр да вакытында ява. Татарстан — ул шәһәрләр, фабрика, заводлар иле дә. Казан, Яр Чаллы, Әлмәт, Чистай, Алабуга, Бөгелмә, Зәй, Азнакай кебек егермеләп шәһәре бар. Ә нурлы Казан — илебезнең башкаласы. И Казан! Дәртле Казан! Моңлы Казан! Нурлы Казан! Тукайның бу сүзләрен куәтләп, шанлы Казан! Фаҗигый Казан! Серле Казан! — дип дәвам итсәк, шагыйрь әйткәннәргә бер дә хилафлык итмәбездер. Шанлы дисәк, Казаныбызның бөек үткәне, аның Ауропа белән Азия арасында бер үк вакытта калкан да, ике континентны тоташтыручы үзәк тә булып торган чоры күз алдына килә. Шәһәрнең фаҗигасе андагы тәхет өчен килгән-киткән ханнарның үзара бәрелешләре белән бәйле. Серле диябез икән, Казан тарихы чыннан да серле бер пәрдә белән капланган. Шәһәргә кайчан нигез салынган, аның исеме кайдан килеп чыккан? Әле боларның барысы да табышмак булып кына кала бирә. Нишлисең бит, рәхимсез илбасарлар кулы белән бәһәләп бетергесез байлыгыбыз, милли кулъязмаларыбыз, язма әдәбиятыбыз, шулар белән үзебезнең тарихыбыз юкка чыгарылган. Казан шәһәренә инде 1000 ел. Ул Г. Тукай, Г. Ибраһимов, Г. Исхакый, Ш. Мәрҗани, М. Җәлил, С. Сәйдәшев, Б. Урманче, Л. Толстой, Ф. Шаляпин, М. Горький, Н. Лобачевский, А. Бутлеров һәм башка бик күп дөньяга даннары таралган язучы, галим, композитор, рәссам, көрәшчеләрнең исемнәре белән бәйләнгән. Алар Казанда яшәгәннәр, укыганнар, иҗат иткәннәр, көрәшкәннәр. Казан шәһәренең иң биек, иң текә елга ярында ак Кремль диварлары урын алган. Аның уртасында — Сөембикә манарасы. Ул — безнең җиребездә булып узган бик күп вакыйгаларның шаһиты. 1552 нче ел, 2 нче октябрь... Казан Явыз Иван гаскәрләре тарафыннан яулап алына. Бу ел исәбенә карашлар тукталган саен, күз алдына йөрәкләргә төзәлмәс яра салып, Казанның соңгы көннәре килеп баса. Казан кешеләрен кырып бетерү — урыс тарихында иң зур вәхшилек, аның иң гыйбрәтле сәхифәләренең берсе. Шушы йөрәк тетрәндергеч 1552 нче елдан бирле, 438 ел көткән көн килде. Изге сәгать сукты! Алтын көймәгә утыртып, ефәк киемнәргә төреп, Иделебез аркылы Сөембикәне чит җирләргә, мәҗбүри озаткан чакта йөрәкләре сыкрап калган әби-бабаларыбызның киләчәккә булган якты өметләре бүген тормышка ашты! 1990 нчы елның 30 нчы августында Татарстанның мөстәкыйльлеге, бәйсезлеге хакында Декларация һәм 1992 нче елның 6 нчы ноябрендә Конституциябез кабул ителде, 1994 нче елның 15 нче февралендә Шартнамәгә кул куелды. Һәр бәйсез, мөстәкыйль ил үзенә генә хас байракка ия. Суверен Татарстан байрагы беренче мәртәбә 1991 нче елның декабрендә башкалабыз Казанның Ирек мәйданындагы Югары Совет бинасы өстендә җилфердәде. Аннары ул республикабызның шәһәрләре, районнары, авыллары өстенә күчте. Табигатьтә яз. Тиздән Бөек Җиңүнең 58 еллыгын билгеләп үтәчәкбез. Ярты Гасырдан артык вакыт үтте ул дәһшәтле еллардан соң. Әмма яралардан әле һаман кан саркый. Юк, тән яраларыннан түгел, күңел яраларыннан. Бу көннәрдә сугыш ветераннары да, тыл ветераннары да үзгәреп, яшәреп киткән төсле. Алар еракта калган кадерсез яшьлекләренә кайтып, аның һәр көнен искә төшереп уйланалар, моңсуланалар, елап-сыктап алалар. Егет чаклар, яңа гына өйләнеп бәхет-сәгадәттә яшәр еллар сугыш кырында калган. Миллионнарның гомере япь-яшь килеш өзелгән. Ә күпме кызлар, апалар, сеңелләрнең сөю тулы күңелләре әрнеде, сөю-наз көтеп тетрәгән иреннәрдә һаман ачы күз яше тәме булды. Кулларына энә-җеп тотып, туачак бәбиләренә күлмәк чигәргә тиешле күпме нәфис затлар, барысын-барысын онытып, сугышка китәргә мәҗбүр булдылар. Көрәк-кәйлә тотып окоп казыдылар, йөгереп-чабып снаряд ташыдылар, зенитчылар булып күкне сакладылар, нәфис иңнәренә әзмәвердәй егетләрне салып, сугыш кырыннан алып чыктылар, яраларын бәйләделәр. Моннан нәкъ 58 ел элек — августның 25 ендә Германиядә, Берлинның Плетцензее төрмәсендә унбер татар улының гильотина пычагы астында башы өзелде. Алар гаҗәеп батырлык, бердәмлек күрсәтеп, татар халкының горурлыгына, намусына әверелде. 1967 нче елда Кремль янындагы Беренче Май мәйданында Муса Җәлилгә һәйкәл ачылган иде. Күптән түгел калган ун батыр исеме дә һәйкәл эргәсендәге таш диварда урын алды. Шул уңайдан Җәлил һәйкәле янында бик зур митинг булды. Казанлылар белән бергә анда башкалабыз кунаклары да катнашты. Алар арасында герой-шагыйрь Муса Җәлилнең көрәштәшләре, Муса абый белән иңгә-иң көрәш юлы үткән Әмир ага Утәшев, Үзбәкстаннан килгән Фәрит Солтанбеков, Җәлилнең тормыш иптәше Әминә ханым, кызы Чулпан, оныгы Таня да бар иде. «Син үлдең! Шулай да булсын! Ләкин кыю, көчле рухлыларның җырларында иреккә, яктылыкка горур чакыручы җанлы үрнәк булырсың син!» дип язган бөек рус язучысы М. Горький. Әйтерсең лә М. Җәлил һәм аның көрәштәшләре турында әйтелгән бу сүзләр. Чыннан да, Муса Җәлил, халкыбыз батырлыгы символы булып, безнең күңелләрдә яши. Халкы өчен үлемнән дә курыкмаган каһарманнар җанлы үрнәк безгә! Республикабыз җире кара алтын, табигый газ, ташкүмер, торф, төзелеш материалларына бай. Әмма җиребезнең байлыгы күп еллар буенча вәхшиләрчә таланды, һавабыз пычранды. Киләчәктә без үз җиребезнең хуҗалары булырга, мондый кыргыйлыкка юл куймаска тиеш. Республикабызның иң зур байлыгы, олы горурлыгы — Татарстан халкы. Ул инде дүрт миллионга якынлашып килә. Татарстан җире — татар халкының борынгы, тарихи туган иле. Безнең халкыбыз киң күңелле. Монда күп кенә башка милләтләр үзләренең икенче туган илләрен тапканнар. Татар халкы гасырлар дәвамында рус, чуаш, мари, башкорт, мордва, удмурт һәм башка халыклар белән туган җиребезне тагын да матурлау өчен хезмәт иткәннәр. Г. Тукай сүзләре белән әйткәндә, «тел, лөгать, гадәт вә әхлак алмашып» яшәгәннәр. Һәр халыкның аеруча яраткан, үз иткән бәйрәмнәре була. Безнең халкыбызда исә бу — Сабан туе бәйрәме. Сабан туе язгы кыр эшләреннән соң үткәрелә. Юкка гына «Сабан туе — хезмәт туе» дип җырламыйлар. Табигатьнең матур кочагында, моңлы кошлар сайравы астында бу бәйрәм тагын да җанлана, тагын да ямьләнә төшә. Милли көрәштән башка Сабан туен күз алдына китерүе дә кыен, ә атлар чабышын инде әйтеп тә тормыйм. Ак күбеккә баткан юргаларның мәйдан уртасында баш чөеп биешеп йөрүләре күпме күңел күтәренкелеге бирә! Әйе, Сабан туе — шатлык туе. Күктә янып торган кояш та ул көнне яктырак, матуррак карый кебек. Бар дөнья матурлана, гүзәллеккә төренә. Бөтен җирдә шатлык, бәхет хөкем сөрә. Менә шуңа күрә Сабан туе минем өчен аеруча якын. Халкыбызның тагын бер зур байлыгы — ул аның мең елдан артык булган тарихы. Безгә үз тарихыбызны, телебезне, мәдәниятебезне сакларга, ныклап өйрәнергә кирәк. Хәзергесе көндә иң изге бурыч — үзебезнең бәйсезлегебезне, мөстәкыйльлегебезне күз карасыдай саклау. Борынгы бабаларыбыз — болгарлар, кыпчаклар үз илләрен «Гөлстан» дип йөрткәннәр. Безнең республиканың табигате дә, кешеләрнең тормышы да гөл бакчасы кебек булырга тиеш. Халкыбыз шуның өчен тырыша да инде. Ләкин шунысы кызганыч: әйткәнебезчә, табигать көннән-көн пычрана, агачлар елдан-ел кими бара. Яшьләре, яңа утыртылганнары сирәк күренә. Кеше үз гомерендә кимендә ун төп агач утыртырга тиеш дигән сүзләрне укыганым бар минем. Кеше гомере өчен зур сан түгел бу. Әлеге санны җиләк-җимеш агачларын исәпкә алып әйтмәгәннәрдер. Урман-кырларны яшелләндерү өчен дә кеше агач утыртырга тиештер бит. Утырта һәм агач гомере белән үз гомерен чагыштыра, нәтиҗә ясый. Минем туган ягым Югары Кибәхуҗа авылы да Татарстан Республикасының ямьле бер почмагы булып тора. Соңгы елларда авылымда күп үзгәрешләр булды: юллар салынды, йортларга газ керде, мәдәни-көнкүреш корылмалары төзү шактый уңышлы бара. Татарстан Республикасы — зыялылар, талантлар иле. Г. Кариев, С. Гыйззәтуллина-Волжская, К. Тинчурин, Ф. Яруллин, Н. Җиһанов, Х. Туфан, Н. Исәнбәт, Г. Бәширов, Р. Яхин, С. Садыйкова, И. Шакиров... Болар — татар һәм урыс дөньясына, бөтендөнья мәдәниятенә Татарстан Республикасы биргән олуг шәхесләр, халкыбызның сөекле уллары һәм кызлары. Бүгенге гаҗәеп зур промышленносте, алга киткән фәне, борынгы һәм яңа корылмалары, мәһабәт театрлары, концерт һәм башка төр тамаша заллары да — Татарстан күрке. Туган җирен, туган илен кем генә яратмый да кем генә аңа табынмый икән?! Алда әйтелгәнчә, Татарстаныбызның табигате бик матур һәм шифалы бит. Өлкән яшьтәге бер агай: «Күп еллар читтә яшәдем, туган ягыма, аның табигате кочагына кайткач, чиста һавасын иснәгәч, салкын чишмә суларын эчкәч, авыруымнан терелдем», — дип сөйләде. Ышанам, табигать авыру тәнгә андый шифа бирергә сәләтле. Кайларда соң шушы Әкияттәге Иң дә ямьле, асыл ил? — дисәм, Йөри торгач белдек: Бу дөньяда Иң матур ил — безнең җир икән! — дип язды Хәсән ага Туфан да. Күңелгә үзеннән-үзе җыр килә: «Аерма син безне, язмыш, туган илләрдән!»

insha.ru

Сочинение на тему:Туган җирем Татарстан.

Туган җирем-Татарстан .

Ата –ананы сайлап алу чарасы булмаган кебек,туган җирне дә сайлап алу мөмкин түгел.Минем туган җирем-Татарстан.Биредә яшәвем белән бәхетлемен ,туган җирем белән чиксез горурланам.

Беренчедән –географик хәле белән бик уңайлы җиргә урнашкан.Россиянең Европа өлешендә булса да ,Азиягә дә якын тора.Шунлыктан ,сәнгатендә,архитектурасында ,мәдәниятендә һәр ике контингенттан үрнәкләр алынган .Борынгы тарихтан белгәнебезчә ,Татарстан аша “Ефәк юлы”дип аталган сәүдә юлы узган .Бу үз хисабында ,көнбатыш һәм көнчыгыш илләрен бергә тоташтыручы үзәк булып торган .

Хәзергә кадәр Татарстан бу рольне үтәүчеләрнең алгы рәтендә тора.Соңгы вакытта Алабуга икъдисатый зонасы булдырылгач Европа һәм Азиянең алга киткән илләре биредә үз заводларын салып ,машиналарын электроникатоварлары җитештерергэ теләктәшлек белдерәләр.

Туган җирем үзенең мәйданы белән дә Европа илләре белән чагыштырырлык.Аның территориясенә Белҗгия,Голландия кебек дәүләтләр урнаша алыр иде.Зурлыгы буенча хәтта Франция белән тиңләшерлек мөмкинлеге бар.Италия ,Греция кебек илләр дә Татарстан белән исәпләшә башлады.

Туганҗиремнең табигате дә үзенчәлекле .Тагын кайсы урында бар микән ел фасылларының тигез бүленеше?Бары бездә генә язы-кышы,җәе-көзе белән горурланыр урын.

Карлар китеп яз килергә җир өсте чәчәкләргә күмелә.Күз явын алырлык тюльпаннары,роза чәчәкләре арасында йөргәндә Голландия һәм Франция күз алдына килә.Алмалары-чияләре өлгергән чорда субтроник илләрне хәтерләтә.Инде кар көртләре каплаган басу-кырлары ,урман-далалары әкияти Кыш бабайныкы да,Санта-Клаусны да очратырга мөмкин.Ә урманнарының үзенчәлеге үзенең серлелеге белән тартып тора.Горур йөзъяшәр имән янәшәсендә үскүн зифа каены,башлары күккә тиеп торырлыкчыршы-нарат агачларын бары бездә генә күрергә мөмкин.Әандагы тәрледән-тәрле җиләкләрне Тукай әйтмешли,”һичшиксез җыярсың бер чиләк!”.

Ә җәнлекләрнең нинди төрләре генә очрамый Татарстанда! Поши-кабаннары,төлке-бурсыклары ,сайрар кошлары ,үрдәк –казлары да табигатҗнең чиксез байлыгы ул.

Елга –күлләре ,чишмә-сулыкларга бай булган төбәк тагын кайларда бар микән?Татарстанның буеннан –буена агучы Идел елгасы турында җырлар чыгарганнар,Нократ-Чулманкебек елгалары,Ык һәм Агыйдел безнең гасырлардан килгән горурлыгыбыз

Татарстан- күпмилләтле республика.Русмы,татармы,грузин яки әрмәнме –барысы да тату тормышта кулга-кул тотышып эшли. Мин дә шул республиканың бер баласымын.

Гүзәл Шәмсетдинова.

infourok.ru

Минем туган ягым Татарстан

 

Һәркемгә дә үз туган ягы бик кадерле. Кеше кая гына барса да, барыбер күңеле белән үзенең газиз туган авылына, туган шәһәренә ашкынып кайта.

Безнең чиксез киң илебездә матур шәһәрләр һәм авыллар бик күп. Тик бөек татар телендә аңлашып, сөйләшеп, татар халкының гореф-гадәтләренә буйсынып яшәгән кешеләр, әлбәтта, Татарстан республикасында гомер кичерә. Татарстан республикасы экономик яктан һәм кеше саны буенча Русиянең иң зур республикалыраның берсе. Шулай ук хәзерге Татарстан йөздән артык милләткә туган йорт, туган як. Ул күп милләтле республика. Татарстан үзенең бай тарихы һәм уникаль табигать ресурслары белән халкында горурлык хисе уята, шуңа күрә дә бу табигать почмагы туристларның игътибарын яулап алган. Зур уңыш бирә торган киң басулар, күп миллионлы шәһәрләр зәңгәр сулы Кама, Идел елгалары һәм яшел урманнар белән алмаша. Республика җир асты байлыклары белән дә горурлана ала.

Татарстан республикасында татар мөселман һәм рус православие мәдәниятенең үзара бәйләнеп яшәвенең үрнәге күрсәтелгән. Тарихының авыр вакыйгаларына карамастан, татар һәм рус халкы татулыкта һәм бердәмлектә яши.

Татарстанда буыннан-буынга күчеп килгән гореф-гадәтләр, бәйрәмнәр бик күп. Шуларның берсе – Сабантуй бәйрәме. Бу милли бәйрәм язгы чәчу тәмамлануга багышлана. Элек-электән Сабантуйның күрке – ат чабышлары, әлеге Татарстанда да бу спорт төренә бик әһәмиятле урын бирелә. Сабантуй бәйрәме Татарстанда гына түгел, ә татарлар яшәгән барлык регионнарда да, хәтта чит илләрдә дә үткәрелә.

Татар халкының милли бәйрәмнәре белән бергә республикада яшәүче башка милләтләрнең дә бәйрәмнәренә дә зур игътибар салынган.

Татар көйләре бигрәк тә моңлы булып тоела. Башка телләргә тәрҗемә ителми торган моң сүзе татар халкының күңелен сыйфатлый. Татар шигырьяте һәм җыр иҗаты белән бер рәттә татар мәдәниятендә традицион һөнәрләр дә зур урын алып тора, алар татар халкының рухи дөньясын чагылдыралар. Мәсәлән, татар халкының ювелир сәнгате бөтен дөньяга билгеле. Шулай итеп, татар сәнгате безнең – татарларның – борынгы буыннарыбызның яшәү рәвешен, мәдәниятен чагылдыра. Без, егерме беренче гасыр кешеләре, үз халкыбызның, үз туган ягыбызның гореф-гадәтләрен ихтирам итеп яшәргә тиешбез.

 

Каждому человеку дорог свой родной край, своя родная земля. Где бы ни находился человек, он душой будет стремиться к тому месту, где он родился и вырос.

Наша необъятная родина богата величественными городами и самобытными деревушками. Но те, кто считает своим родным языком татарский язык, кто преклоняется перед традициями татарского народа, несомненно, проживают на территории республики Татарстан. Республика Татарстан относится к одному из экономически стабильных и густонаселенных регионов нашей страны. Кроме того, Татарстан – это родной дом для более ста национальностей и народностей, большая многонациональная республика. Благодаря богатой истории и уникальным природным условиям республика является предметом гордости для своих жителей и приковывает внимание огромного количества туристов. Необъятные урожайные луга и пашни, города-многомиллионника сменяются полноводными водами крупнейших рек Камы, Волги и других и зелеными могучими лесами. Богатства недр земли Татарстана даруют её экономике процветание.

Республика представляет собой образец культурного взаимодействия татаров-мусульман и православных русских. Несмотря на суровые события истории республики, в современном Татарстане русские и татары живут в мире и согласии.

Республика славится многовековыми традициями и обычаями. Одним из главных среди них является национальный праздник Сабантуй, который отмечается не только в самой республике, но и за её пределами и даже за рубежом, где живут татары. Главным событием этого праздника, посвященного к окончанию весеннего сева, выступают скачки. В современном Татарстане также уделяется огромное внимание конному виду спорта.

Наряду с национальными татарскими праздниками активно отмечаются и другие национальные празднества марийцев, удмуртов, русских и так далее.

Очень мелодична татарская музыка. Душу народа характеризует слово «мон», которое не имеет эквивалентов в значении других языков. Это не просто мелодия, это душа народа, нежная и ранимая, тонкая и изящная… Кроме поэзии и песенного творчества, колорит татарской культуры передается через традиционные художественные ремесла, которые отражают душевный мир народа татар. Например, всемирно известно татарское ювелирное искусство. Татарское искусство отражает быт и жизнь наших предков, которые, безусловно, требуют уважительного отношения с нашей стороны – современного поколения, проживающего в двадцать первом столетии.

edu.tatar.ru