Нефть безнен Татарстаныбызга нэрсэ бирде? инша (сочинение) помогите пожалуйста (это по татарскому языку). Татарстан нефть турында сочинение


Нефть безнен Татарстаныбызга нэрсэ бирде? инша (сочинение) помогите пожалуйста (это по татарскому языку)

Нефть, газ, металл, урман сатып, шуларның бәрәкәтсез акчасына җан асрап ятып, без тәмам эштән чыктык. Эш­лә­мәскә өйрәндек. Ә биредә сиңа Ходай бушка биргән нефть белән газ. Хөррият инде менә! Ирен­мичә, ничек эшләмәк, селкен­мәк кирәк. ”Эш юләрне ярата ул”. Кирегә сукалый торган мантыйксыз, тозсыз бу әйтем хәзер элек­кедән дә ныграк популярлашты кебек. Эш­ләгәндә, югыйсә, куллар гына түгел, баш та эшли бит. Баш эшләп торганда диванага, киредән маймылга әйлән­мисе инде. Ул чимал акчасына күпме заводлар салып, эшләтеп җибә­реп булыр иде. Ә безнең нәрсәдер җитеш­терергә мөмкинлек булганда да теләк табылмый. Заманга ярашлы сыйфатлы товарлар булдыру турында инде әйткән дә юк.

Хәзер азга гына нефть белән газ дигән әйбер Рос­сиядә бөтенләй үк юк, булмаган дип күз алдына китерик. Ягъни мәсәлән, аның нәрсә икәнен дә белмибез ди. Ул чагында без бүген нинди хәлдә яшәр идек икән? Миңа калса, яхшырак һәм барыннан да бигрәк эшләп ашар, хәрә­кәттә, эзләнүдә булыр, уйларга өйрәнер идек. Ничекме? Беренчедән, Россия гомер-гомергә аграр ил булган. Язуларына караганда, патша заманнарында икмәк белән ул ярты Европаны туендырып торган. Ихтимал, җир мае, газ, башкасы юк икән, бүгенге ташландык кырлар, буш авыллар да булмас, җирнең дә кадере булыр иде. Авыл хуҗалыгы продукциясе – җитештерүнең иң гади төре, аны теләгәндә те­ләсә кем башкара ала. Ашыйсы кил­гәндә, илнең тамагын туйдырырга кирәк булганда – бигрәк тә. Икен­чедән, безнең заманда иген игеп, мал асрап кына яшәүче дәү­ләтләр юк. Нефтедолларлар агып тормагач, мәкалә башында санап кителгән җи­һазларны даими чит илләр­дән юнәтер акча булмау сәбәпле, без, иртәме-соңмы, җитештерүне үзебез­дә көй­ләргә мәҗбүр булыр идек. Шул ук Кытайда нефть юк чутында һәм ул барысын да – электроникасын да, станок­ларын да, автомо­биль­лә­рен дә, кием-салымын да ясый, азык-төлеген дә җитеш­терә. Үзен генә түгел, ярты дөнья­ны тәэмин итеп тора.

Нефть ул – “өлкән абые­быз”ның үз сүзе белән әйт­кән­дә, халява. Бушка килгән, табигать әллә кайчан хәстәр­ләп, ясап куйган үзенчәлекле, хәт­та, әйтер идем, күпмедер мә­керле дә байлык. Ул – Россия өчен, дөрес хуҗалык итә белмәгән теләсә нинди ил өчен тозак. Һәм гаепне би­редәге күмәк холык-фигыль­гә, гади халыкка гына да аударып калдырмыйк. Бездәге чималчы­лык­ның җитеш­те­рүне буып торуы, авыл хуҗа­лыгын да юкка чыгарып ки­лүенең төп сәбәбе нефть, газдан кергән акчаның күб­рәк өлеше олигархлар, югары чиновниклар кесә­сенә агып торуда бит. Нигә ул тәкатьсез сараннарга күп­тар­­маклы җитештерү? Аның акчасын, керемен көтә-көтә арып бе­тәргәме? Ә чималныкы кө­нен­дә, сәгатендә килә дә җитә. Кесә көн саен калынаеп торганда, нәрсәгә аларга алга киткән сәнәгать, икътисадый бәйсезлек, нигә ул азык-төлек куркынычсызлыгы? Кыскасы, элита өчен кесә кайгысы илнең милли мән­фәгать­лә­реннән күпкә өстен булганда, инду­ст­рияләшү кө­тү – беркатлылык. Һәм бары шуның өчен генә гавам да пассив, ярым­миңгерәү халәт­тә тотылмый микән?

otvet.mail.ru

ПОЖАЛУЙСТА ПОМОГИТЕ МНЕ НУЖНО НАПИСАТЬ СОЧИНЕНИЕ НА ТАТАРСКОМ"ТУГАН ЖИРЕМ ТАТАРСТАН"ЛУЧШЕ БЕЗ ОШИБОК. ЗАРАНЕЕ СПАСИБО!

Туган ягым – Татарстан.

Мин яратам сине, Татарстан!Ал таңнарың өчен яратам.Күк күкрәп, яшен яшьнәп яуганЯңгырларың өчен яратам…

Мин Татарстан республикасында яшим. Нинди республика соң ул Татарстан? Татарстан – бәйсез дәүләт. Бик бай, бик матур, бик гүзәл республика. Рәсми исемен 1992нче елда ала. Халык саны – якынча 4 миллион кеше. Республикада 107 милләт вәкиле яши. Башкаласы – Казан. Президенты – Минтимер Шәрип улы Шәймиев. Татарстанда ике тел – татар һәм рус телләре – дәүләт телләре булып санала. Татарстанның флагы, гербы һәм гимны бар.Аның табигате белән сокланып туеп булмый. Елның дүрт фасылы үзенчә матур.Салкын кыш көннәре мамыктай яуган ак карлары белән, кардан юрган ябынган табигате белән күңелне сөендерә. Табигать тыныч йоклый. Тирә як шундый тыныч. Кышын биек таудан чана шуулары ни тора!Яз җиттеме, карлар эреп, табигать уяна башлый. Урамнар тулып, шаулап гөрләвекләр ага. Кар астыннан беренче чәчәк - умырзая баш төртә. Кышын тыныч йоклаган табигать уяна. Җылы яктан төркемнәре белән кошлар кайта башлый. Дөнья ямьләнә, чәчәк ата. Кояш матур итеп елмая.Ә җәйге матурлыкны әйтеп тә бетерерлек түгел! Көн җылы, кояшлы. Яңгырын да көтеп аласың җәйнең. Каникул вакытында мин авылга кайтам. Табигать белән ашыкмыйча гына сокланам. Ерактан, урман ягыннан, кошлар җыры ишетелә. Кемдер чалгы, сәнәк тотып печәнгә бара. Басу ягыннан балаларның чыр-чу тавышлары ишетелә. Елга буена барсаң тиз генә кайтам дип уйлама. Андагы рәхәтлек! Йөгереп килеп суга чумулары ни тора! Ләкин кинәт кенә каяндыр бер кечкенә болыт килеп чыга да, күк күкрәп яшенле яңгыр ява башлый. Бу үзе бер рәхәтлек! Эсседән әлҗерәгән балалар, аяк киемнәрен салып, урам буйлап чабышалар.Көз үзенчә матур. Дөнья алтынсу төскә керә. Балалар төрле төстәге яфраклардан бәйләмнәр ясыйлар. Укучылар шау-гөр килеп мәктәпкә баралар, әби-бабайлар төенчек-төенчек бакча җимешләре ташыйлар. Ата-аналар, коелган яфракларны ерып, ашыга-ашыга эшкә йөгерәләр. Кояш баеган чакта бигрәк матур. Дөнья әкиттәге кебек була.Татарстан табигате белән генә түгел, үзенең кешеләре белән дә матур. Бүгенге көндә ул зур сәяси, икътисади, фәнни, мәдәни үзәк тә. Республикабызда дөньякүләм танылган театрлар, музейлар, югары уку йортлары эшли. Төрле илләр белән тыгыз бәйләнештә тора.Мин үземнең бу республикада торуым һәм яшәвем белән горурланам.Алдагы көннәрендә дә гел шатлыклар гына телим.

otvet.mail.ru

Татарстан - минем туган ягым

Сочинение на тему "Татарстан - минем туган ягым"

      ??ркемг? д? ?з туган ягы бик кадерле. Кеше кая гына барса да, барыбер к??еле бел?н ?зене? газиз туган авылына, туган ш???рен? ашкынып кайта. 

       Безне? чиксез ки? илебезд? матур ш???рл?р ??м авыллар бик к?п. Тик б?ек татар теленд? а?лашып, с?йл?шеп, татар халкыны? гореф-гад?тл?рен? буйсынып яш?г?н кешел?р, ?лб?тт?, Татарстан республикасында гомер кичер?. Татарстан республикасы экономик яктан ??м кеше саны буенча Русияне? и? зур республикаларыны? берсе. Шулай ук х?зерге Татарстан- й?зд?н артык милл?тк? туган йорт, туган як. Ул к?п милл?тле республика. Татарстан ?зене? бай тарихы ??м уникаль табигать ресурслары бел?н халкында горурлык хисе уята, шу?а к?р? д? бу табигать почмагы туристларны? игътибарын яулап алган. Зур у?ыш бир? торган ки? басулар, к?п миллионлы ш???рл?р з??г?р сулы Кама, Идел елгалары ??м яшел урманнар  бел?н алмаша. Республика ?ир асты байлыклары бел?н д? горурлана ала.

Просмотр содержимого документа «Татарстан - минем туган ягым »

Начало формы

Конец формы

Татарстан – минем туган ягым

       Һәркемгә дә үз туган ягы бик кадерле. Кеше кая гына барса да, барыбер күңеле белән үзенең газиз туган авылына, туган шәһәренә ашкынып кайта. 

       Безнең чиксез киң илебездә матур шәһәрләр һәм авыллар бик күп. Тик бөек татар телендә аңлашып, сөйләшеп, татар халкының гореф-гадәтләренә буйсынып яшәгән кешеләр, әлбәттә, Татарстан республикасында гомер кичерә. Татарстан республикасы экономик яктан һәм кеше саны буенча Русиянең иң зур республикаларының берсе. Шулай ук хәзерге Татарстан- йөздән артык милләткә туган йорт, туган як. Ул күп милләтле республика. Татарстан үзенең бай тарихы һәм уникаль табигать ресурслары белән халкында горурлык хисе уята, шуңа күрә дә бу табигать почмагы туристларның игътибарын яулап алган. Зур уңыш бирә торган киң басулар, күп миллионлы шәһәрләр зәңгәр сулы Кама, Идел елгалары һәм яшел урманнар  белән алмаша. Республика җир асты байлыклары белән дә горурлана ала.

       Татарстан республикасында татар мөселман һәм  рус православие мәдәниятенең үзара бәйләнеп яшәвенең үрнәге күрсәтелгән.Тарихының авыр вакыйгаларына карамастан, татар һәм рус халкы татулыкта һәм бердәмлектә яши.

       Татарстанда буыннан-буынга күчеп  килгән гореф-гадәтләр, бәйрәмнәр бик күп. Шуларның берсе - Сабантуй бәйрәме. Бу милли бәйрәм язгы чәчү тәмамлануга багышлана.  Элек-электән Сабантуйның күрке - ат чабышлары, әлеге Татарстанда да бу спорт төренә бик әһәмиятле урын бирелә. Сабантуй бәйрәме Татарстанда гына түгел, ә татарлар яшәгән барлык регионнарда да, хәтта чит илләрдә дә үткәрелә.

       Татар халкының милли бәйрәмнәре белән бергә республикада яшәүче башка милләтләрнең дә бәйрәмнәренә дә зур игътибар салынган.

     Татар көйләре бигрәк тә моңлы булып тоела. Башка телләргә тәрҗемә ителми торган моң сүзе татар халкының күңелен сыйфатлый. Татар шигърияте һәм җыр иҗаты белән бер рәттә татар мәдәниятендә традицион һөнәрләр дә зур урын алып тора, алар татар халкының рухи дөньясын чагылдыралар. Мәсәлән, татар халкының ювелир сәнгате бөтен дөньяга билгеле. Шулай итеп, татар сәнгате безнең – татарларның - борынгы буыннарыбызның яшәү рәвешен, мәдәниятен чагылдыра. Без, егерме беренче гасыр кешеләре, үз халкыбызның, үз туган ягыбызның гореф-гадәтләрен ихтирам итеп яшәргә тиешбез.

 

 

     

 

kopilkaurokov.ru

напишите пожалусто сочинение про казань на татарском (Казнь безнен башкалабыз)

Монда минем җавап: https://otvet.mail.ru/question/65288657Сочинение / Мәңге яшь шәһәрИркәли җанны Идел һавасы,Ишетәм синдә әнкәм авазын.Мәхәббәтем син,Бәхетем каласы −Мең яшьлек Казан,Мең яшәр Казан.Роберт Әхмәтҗанов.

Туган ягым − Татарстан. Киң кырларга, шаулы урманнарга, елгаларга, көмештәй ялтырап торган күлләргә бай минем туган ягым. Бәлки шуңа күрәдер, телебез дә каен ботагыдай сыгылмалы, көйләребез кебек назлы безнең.

Чиксез яшел киңлекләр, урман, кыр, күлләр илендә, инде мең елдан артык үзенең серле исеме, шөһрәтле тарихы булган Казан шәһәре Идел елгасына Казансу килеп кушылган җирдә урнашкан.

Казан − Татарстанның башкаласы. Ул татарларны бер үзәккә туплап торучы башкала − безнең рухи мәркәзебез. Ул − минем туган шәһәрем дә. Казанның, тарихчылар һәм археологлар ачыклый алган гомере генә дә 1000 елдан артып китә. Ә аңа кадәр ул күпме еллар дәвамында яшәгән, бер Ходай белә.

Казан шәһәренең салынуы турында бик күп халык авыз иҗаты ядкярләре һәм әдәби әсәрләр бар. "Хан кызы Алтынчәч", "Кабан күле", "Алпамша" әкиятләре, "Туйбикә казаны" легендалары − әнә шундыйлардан.

"Шәһри Болгарда халык бай яшәгән. Ләкин Аксак Тимер Шәһри Болгарны җимергән.

...Бер кабиләнең анасы Туйбикә карчык унбишләп кешене иярткән дә җил көймәсе белән Идел буйлап китеп барган. Ул алты потлы казанын да үзеннән калдырмаган, казанның чылбыры да алты пот икән. Шактый баргач, юлчылар яр буена төшкәннәр. Бу урын аларга ошаган. Шунда туктап, яшәп калганнар. Безгә аш-су, бәхет теләп торсын диеп, казанны күмеп куйганнар.

Шушы урында Казан шәһәрен сала башлаганнар, ди. Чылбырлы Казан әле хәзер дә шәһәр астында ята, ди, тик аны табучы гына юк, ди. Казан исеме әнә шулай килеп чыккан, имеш". ("Туйбикә казаны".)

Чынлап та, безнең халкыбыз бик кунакчыл бит, димәк, ул сыйфат безгә борынгы бабаларыбыздан күчкән. Өйгә кунак алып кайту, аңа хөрмәт күрсәтү − бүген дә халкыбызның иң күркәм сыйфатларының берсе.

Казан − тарихи шәһәр. Аның иң биек урынына Кремль диварлары урнашкан. Ә диварлар артында кызыл кирпечтән салынган Сөембикә манарасы һәм ап-ак Спас манарасы; Казаныбызга нур чәчеп торучы Кол Шәриф мәчете бар. Казан Кремле − Бөтендөнья тарихи мирас һәйкәле дип игълан ителде.

Казаныбызга мең яшь булуга карамастан, ул яшәрә генә бара. Чөнки аны көннән-көн матурлыйлар, яңарталар. Башкалабызның иске урамнары, йортлары төзекләңдерелә. Шулай ук яңа урамнар һәм микрорайоннар да калкып чыга, метро төзелә. Казан һаман да иҗат дәрте белән рухланып яши, киләчәккә ачык йөз белән карый.

Казан − безнең республикабызның йөрәге ул, белем үзәге. Монда бик күп атаклы язучылар, галимнәр, рәссамнар, композиторлар яшәгән, укыган, иҗат иткән... Шәһәребездә бик күп уку йортлары, музейлар, театрлар, парклар бар. Казанда төрле халык вәкилләре үзара дус яшиләр һәм эшлиләр.

Казаным − ул дуслык шәһәре! Казаным − ул тарихи шәһәр. Казаным − ул гел яңарып торучы, картаймый торган мәңге яшь шәһәр! http://insha.ru/text/1http://insha.ru/text/2

otvet.mail.ru

Инша / Гүзәл минем туган җирем - 15 Ноября 2014 - Блог

Туган ягым — гөлләр иле,Гөлләр, сөмбелләр иле.Гөлгә кунып сайрап кынаҮскән былбыллар иле.Г. Зәйнашева.<уң>Авылыбызда бер калкулык бар. Шул калкулыкка басам да авылымны күзәтәм. Уйларым, уйнак карлыгачлар шикелле, күңел күгендә әле төрле якка таралып китәләр, әле бер тирәгә тупланалар. Элек монда җилләр йөргән, имәннәр шаулаган, ак каеннар тирбәлгән. Шул каенлы-имәнле калкулык итәгеннән бормалана-бормалана тын инеш аккан. Авылыбыз нигезе өчен нәкъ шушы урынны сайлап алган борынгы ата-бабаларыбыз. Картлар сөйләвенә караганда, авыл атамасы да беренче килеп урнашкан кеше — Юраш атлы бабай исеменнән күчкән.Бу — минем туган авылым — Иске Юраш, Татарстаныбызның бер почмагы. Җәй кояшының нурларына өртелгән ниндидер гаҗәеп яктылык эчендә утыра авылым. Мондый төс бары тик минем туган ягыма гына, Татарстаныма гына хастыр. Аның алсулыгы — кояштан, аксыл-сарысы — йортлары буявыннан, ап-агы — ромашка таҗларыннан, ә ачык зәңгәре аяз күктән иңгәндер. Шуларның бергә аралашуыннан туа торгандыр авылым чумып утырган яктылык диңгезенең гаҗәеп төсе. Ирексездән күңелдә шигъри юллар туа:Җир йөзендә шундый авыл бар —Тургайлары матур сайрыйлар,Инеш-чишмәләре агаргаҖырлап торган көйләр сайлыйлар.Чәчкән, урган тырыш игенчеҖир үбәргә анда тезләнә.Өстендәге аксыл күлмәгеКайнар тирдән аның тозлана.Төрәз каксаң, анда һичкайчанКыланмыйлар өйдә юк булып.Булмаса да йортта әллә ни,Кунак итә барыбер утыртып.Халкы аның алтын җәй төсле —Буламы соң шуны онытып?Иске Юраш! Шунда яшибезКерсез күңелләрне җылытып.Туган җир, туган йорт, туган авыл, Ватан! Болар — җанга иң якын сүзләр. Аларның чын мәгънәсен дә үсә төшкәч кенә аңлыйсың.Туган ил минем өчен бишектән, әти-әни йорты бусагасыннан, авыл янындагы тугайлардан, урамда үсеп утыручы каеннан, язын ак чәчәккә төренә торган хуш исле шомырттан, басуларда җыр сузучы тургайлардан башланды. Туган йорт, авыл, район, республика... Еллар үткән саен Ватан төшенчәсе әнә шулай киңәя бара.Татарстан Республикасы Идел һәм Кама елгалары кушылган урында урнашкан. Республикабызның территориясе зур түгел. Мәйданы алтмыш сигез мең квадрат километр. Шулай да халык саны ягыннан Татарстан — иң зур республикаларның берсе. Хәзерге көндә җөмһүриятебездә 3,7 миллион кеше яши. Туксаннан артык милләт бар.Татарстан! Никадәр шатлык, никадәр тантана бу исемдә! Элегрәк безнең бу исемне әйтергә дә хакыбызны тартып алганнар иде. Татарстан халкының бай табигатьле җирдә яшәп һәм хезмәт сөючән халык булып та, беркайчан да алдынгы илләр кебек мул һәм иркен яшәгәне булмады. Чөнки дәүләтебез ничә еллар буена кемнәргәдер буйсынып яшәде һәм җитештерелгән байлыкларның күбесе югарыдагылар кулына керә барды. Без үзебезнең кем икәнлегебезне дә онытырга тиеш идек һәм... дистәләгән «гобәрнә»ләрнең берсе итеп йөртелдек. Аннан соң күпме еллар үтте, күпме сулар акты. Ниһаять, халкыбызның зарыгып көткән көне, көрәшеп алган җиңү сәгате сукты.Мең тугыз йөз туксанынчы елның утызынчы августы көнне республиканың бәйсезлеге, мөстәкыйльлеге игълан ителде. Татар милләтен тергезү, икътисади мөстәкыйльлек алу көрәшнең төп максаты итеп билгеләнде. Декларация кабул ителгәннән соң, шактый эшләр башкарылды. Элекке Татарстан АССР исеме Татарстан Республикасы дип үзгәртелде. Безнең беренче Президентыбыз сайланды. Бу җаваплы эшкә Минтимер Шәрип улы Шәймиев алынды.Татарстан промышленносте һәм авыл хуҗалыгы зур үсеш алды. Ул ике йөздән артык промышленность продукциясе чыгара. Шулай ук республикабыз электр энергиясе җитештерү буенча алдынгы урыннарның берсен алып тора. Машина төзү, нефть чыгару буенча ул бөтен дөньяга танылды. Инде менә ничә дистә еллар буе туган җиребез куеныннан «кара алтын» чыга.Бөек Ватан сугышы барган елларда, төгәлрәк әйтсәк, мең тугыз йөз кырык өченче елда «Шандыр тавы» итәкләрендә беренче тапкыр нефть табыла. Еллар узган саен нефть чыгару арта һәм илебездәге төп байлыкларның берсе булып тора.Нефть табылгач, язучыларыбыз бу яңалыкны, әлбәттә, читләтеп үтә алмадылар. Бу өлкәдә Ибраһим Гази «Гади кешеләр», Шамил Бикчурин «Каты токым», Гариф Ахунов «Хәзинә» әсәрләре белән танылды.Гариф Ахунов «Хәзинә» романында Идел-Урал буйларыннан җир мае эзләү тарихы турында сөйли, ягъни әсәрдә барачак вакыйгаларның гаять әһәмиятле булуын, бу мәсьәлә ничә буын кешеләренең игътибарын җәлеп иткәнен искәртә. Романда сурәтләнгән вакыйгалар Татарстан җирендә бара. Республикада нефть промышленностеның үсеше, андагы хезмәт кешеләренең тыйгысызлыгы, омтылышы күрсәтелә. Хезмәтнең кеше тормышындагы роле ачыклана. Роман нефтьчеләр турында, ләкин ул нефтьчеләр килүдән дә башланмый, Әлмәт шәһәренә беренче таш салынудан да башланмый, ә йөз дә өч яшьлек Йөзлекәй карчыкның үлеме белән башлана. Романда Йөзлекәй карчыкның үлеме тарихи бер вакыйга дәрәҗәсенә күтәрелә. Йөзлекәй карчык халкыбызның мәгълүм бер чоргы күңел сыйфатларын, мөнәсәбәтләрен үзе белән алып китә. Ләкин тормышның хикмәте аның бөтенләйгә өзелмәвендә, нигезенең буыннан буынга күчә бара алуында! Әйе, Татарстан җиренә яңа тормыш иңә! Нефть белән бергә, яңа заводлар, яңа калалар белән бергә Татарстан җиренә яңарыш чоры килә! Нефть белән бергә Татарстан туфрагында яңа тормыш мөнәсәбәтләре шытып чыга. «Хәзинә» романы шушы катлаулы чор, каты көрәш тудырган яңа мөнәсәбәтләргә, яңа кешеләргә багышланган.Һәркемгә үз иле кадерле. Безгә үз тормышыбызны, телебезне сакларга, ныгытып өйрәнергә кирәк. Үз тарихын, мәдәниятен, телен белгән кеше генә азат, ирекле, бәхетле була, туган илен ярата, башка халыкларга хөрмәт белән карый ала. Горур кеше беркайчан да Туган иленең хәерче, ирексез булуына юл куймый. Күптән түгел үзебезнең район газетасы «Алабуга нуры» битләрендә авылдашыбыз Раиф абый Сәлимовның «Авылыбыз атамалары» дигән мәкаләсе басылып чыкты. Ул анда авылыбыз исеменең килеп чыгышын, тирә-юньдә урнашкан авылларның атамалары нәрсә аңлатканлыгы турында язды.Татарстанда мең тугыз йөз сиксән сигезенче елда милли хәрәкәт башланды. Бу хәрәкәт «Татар иҗтимагый үзәге» дип аталды. Үз халкы язмышына битараф булмаган һәр кеше бу хәрәкәткә кушылды. Татар милләтен тергезү, икътисади мөстәкыйльлек алу көрәшнең төп максаты итеп билгеләнде.Татар иҗтимагый үзәгенең Алабуга бүлеге әгъзасы булган Фирдәвес абый Хуҗин бу хәрәкәткә үзеннән бик зур өлеш кертә, «Алабуга нуры» газетасы битләрендә әледән-әле чыгып килүче хикәяләрендә татар халкы язмышы, авыл проблемалары белән янып-көеп, борчылуын күрәбез.Татар халкының милли бәйрәмнәрен, йолаларын торгызу буенча да эш алып барыла. Бер ел элек авылыбызда мәчет ачылу тантанасы булды. Ата-ана, мәктәп, җәмәгатьчелек биреп бетерә алмаган тәрбияне бәлки дин аша кабул итәр яшьләребез. Мөстәкыйльлек алу, динебезне яңарту, телебезне үстерү, дәүләтебезне тагын да ныгытыр, байлыгыбызны арттырыр, халыклар дуслыгын көчәйтер дип ышанасы килә.Бүгенге көндә Мәскәү шәһәрендә һәм күп кенә башка төбәкләрдә дә күпмилләтле Татарстан көннәре үткәрелә. Татарстанның сәнгать осталары, язучылар төрледән-төрле һәм бай эчтәлекле программа белән баралар. Чөнки халык мәдәнияте гаҗәеп үзлеккә ия: ул кешеләрне берләштерә, мәрхәмәтлерәк итә.Татарстан көннәре халкыбызның чын дуслык бәйрәменә әверелде. Әйе, бу бәйрәм күпләрнең игътибарын җәлеп итте. Бу — безнең халкыбыз өчен бик сөенечле хәл.Татарстанны бүген бөтен дөнья таный. Республикам өчен кичергән горурлык хисләремне шагыйрь Зыя Мансурның изге фикерле шигъри юллары аша белдерәсем килә:Йөзең нурлы, сулышың киң,Юлларың иркен синең.Яхшы җырга тормышың тиң,И газиз җирем минем!

http://www.insha.ru/text/143

iskeyurash.ucoz.ru

Татарстан / Инша.Ру - беренче иншалар сайты

01.04.2013

Һәркемгә дә үз туган ягы бик кадерле. Кеше кая гына барса да, барыбер күңеле белән үзенең газиз туган авылына, туган шәһәренә ашкынып кайта. Безнең чиксез киң илебездә матур шәһәрләр һәм авыллар бик күп. Тик бөек татар телендә аңлашып, сөйләшеп, татар халкының гореф-гадәтләренә буйсынып яшәгән кешеләр, әлбәтта, Татарстан республикасында гомер кичерә. Татарстан республикасы экономик яктан һәм кеше саны буенча Русиянең иң зур республикалыраның берсе. Шулай ук хәзерге Татарстан йөздән артык милләткә туган йорт, туган як. Ул күп милләтле республика. Татарстан үзенең бай тарихы һәм уникаль табигать ресурслары белән халкында горурлык хисе уята, шуңа күрә дә бу табигать почмагы туристларның игътибарын яулап алган. Зур уңыш бирә торган киң басулар, күп миллионлы шәһәрләр зәңгәр сулы Кама, Идел елгалары һәм яшел урманнар белән алмаша. Республика җир асты байлыклары белән дә горурлана ала. Татарстан республикасында татар мөселман һәм рус православие мәдәниятенең үзара бәйләнеп яшәвенең үрнәге күрсәтелгән.Тарихының авыр вакыйгаларына карамастан, татар һәм рус халкы татулыкта һәм бердәмлектә яши. Татарстанда буыннан-буынга күчеп килгән гореф-гадәтләр, бәйрәмнәр бик күп. Шуларның берсе - Сабантуй бәйрәме. Бу милли бәйрәм язгы чәчу тәмамлануга багышлана. Элек-электән Сабантуйның күрке - ат чабышлары, әлеге Татарстанда да бу спорт төренә бик әһәмиятле урын бирелә. Сабантуй бәйрәме Татарстанда гына түгел, ә татарлар яшәгән барлык регионнарда да, хәтта чит илләрдә дә үткәрелә. Татар халкының милли бәйрәмнәре белән бергә республикада яшәүче башка милләтләрнең дә бәйрәмнәренә дә зур игътибар салынган. Татар көйләре бигрәк тә моңлы булып тоела. Башка телләргә тәрҗемә ителми торган моң сүзе татар халкының күңелен сыйфатлый. Татар шигырьяте һәм җыр иҗаты белән бер рәттә татар мәдәниятендә традицион һөнәрләр дә зур урын алып тора, алар татар халкының рухи дөньясын чагылдыралар. Мәсәлән, татар халкының ювелир сәнгате бөтен дөньяга билгеле. Шулай итеп, татар сәнгате безнең – татарларның - борынгы буыннарыбызның яшәү рәвешен, мәдәниятен чагылдыра. Без, егерме беренче гасыр кешеләре, үз халкыбызның, үз туган ягыбызның гореф-гадәтләрен ихтирам итеп яшәргә тиешбез.

insha.ru

Татарстан шәһәрләре. – прочее, уроки. Нравственное воспитание

Дополнительные сочинения

Тема: Татарстан шәһәрләре.

Максатлар:

1) Татарстан шәһәрләре турында мәгълүмат бирү;

2) телдән сөйләм күнекмәләрен үстерүне дәвам итү;

3) укучыларның иҗади активлыгын үстерү.

Җиһазлау: дәреслек, слайдлар, рәсемнәр.

Дәрес барышы:

Оештыру өлеше

-Исәнмесез, балалар!

-Исәнмесез, Гөлшат Галимовна!

-Хәерле көн!

-Хәерле көн!

-Хәлләрегез ничек?

-Рәхмәт, яхшы. Ә сезнең хәлләрегез ничек?

-Рәхмәт, минеке дә яхшы.

-Бүген бездә кунаклар. Дәресне башлыйбыз.

-Хәзер нинди дәрес?

-Хәзер татар теле дәресе.

-Татар теле дәресендә нишлибез?

-Татар теле дәресендә укыйбыз, язабыз, сөйләшәбез.

Фонетик күнегү

-Әйдәгез, матур итеп телләребезне татарчага җайлаштырыйк.

Шигырь юлларын үзем укыйм, аннан соң укучылар белән бергә кабатлыйбыз.

Матур үтсен көнебез!

Көләч булсын йөзебез!

Дөрес, матур утырыйк,

Тырышып җавап бирик.

-Әйдәгез, бер-беребезне сәламлибез!( Укучылар бер-берсе исәнләшәләр)

-Сәлам, Данил!

-Сәлам, Паша!

-Синең хәлләрең ничек?

-Рәхмәт, яхшы. Ә синең хәлләрең ничек?

-Рәхмәт, минеке дә яхшы.

-Балалар, мин сезгә табышмак әйтәм.

ҺӘР ҖИР КАРЛАНГАН

СУЛАР БОЗЛАНГАН,-

УЙНЫЙ ҖИЛ, БУРАН,-

БУ КАЙЧАК ТУГАН?

-Бу елның кайсы фасылы?

-Бу - кыш.

-Кыш айлары, нинди айлар?

-Декабрь, гыйнвар, февраль.

-Хәзер нинди ай?

-Хәзер декабрь.

-Декабрь аенда ничә көн?

-Декабрь аенда 31 көн.

-Бүген ничәнче декабрь?

-Бүген 16 нчы декабрь

.-Бүген атнаның кайсы көне?

-Бүген җомга.

-Бүген көн нинди?

-Бүген көн салкын, болытлы.(Кар ява. һ.б).

3.Үткәннәрне актульләштерү.

1 нче слайд. Анда шигырь юллары язылган.

Татарстан -туган җирем,

Уртасында -Иделем,

Фонтаннары-кара алтын,

Сары алтын - игенем.

Нәкый Исәнбәт.

Слайдлар. Анда табигать күренешләре.

-Балалар без кайда яшибез?

-Без Татарстанда яшибез.

-Татарстан кайда урнашкан?

-Татарстан Идел буенда урнашкан.

-Татарстанда ничә зур елга бар?

-Татарстанда дүрт зур елга бар.

-Нинди елгалар?

-Идел, Кама, Нократ, Агыйдел.

Слайд. Татарстан картасы.

-Татарстан нинди республика?

-Татарстан зур һәм матур республика.

Слайд. Президент рәсеме.

-Татарстанның президенты кем?

-Татарстанның президенты Миңнеханов Рөстәм Нургалеевич.

Слайд. Герб белән флаг сурәтләнгән.

-Татарстан гербында нәрсә сурәтләнгән?

-Татарстан гербында Ак барс сурәтләнгән.

-Татарстан флагында нинди төсләр бар?

-Татарстан флагында яшел, ак, кызыл төсләр бар.

Слайд. Казан гербы сурәтләнгән.

-Татарстанның башкаласы кайсы шәһәр?

-Казан.

       

-Татарстанда ничә шәһәр бар?

-Татарстанда унтугыз шәһәр бар.

-Татарстанда нинди зур шәһәрләр бар?

-Яр Чаллы, Түбән Кама, Алабуга, Әлмәт, Чистай, Болгар, Яшел Үзән.

Өй эшен тикшерү.

Укучылар, өйдә, шәһәрләр турында мәгълүмат туплап килгәннәр.

-Балалар, әйдәгез, шәһәрләр буенча сәяхәт итик әле?

-Без сезнең белән Казанга юл тотабыз.

(Тактада карта эленеп тора)

Балалар Казанга поезд белән барабыз.(Балалар басалар, аяклары белән хәрәкәтләр ясыйлар.)

-Менә Казанга да килеп җиттек.

-Әй, нурлы Казан, ямьле Казан, моңлы Казан!

Әмма без Казанга керә алмыйбыз әле, капкалар ябык.

(Тактада сүзләр язылган, татарча, аларның тәрҗемәсе ябып куелган. Укучылар дөрес тәрҗемәне әйтергә тиешләр. Сүзләрне ачабыз).

Тарихи урыннар - исторические места

Үзәк - центр

Борынгы - старинный, древний

-Менә капка ачылды.

-Безне Казан белән гидыбыз Данил таныштырыр.

Казан Кремле рәсеме.

Данил сөйли.

Бу - Казан гербы. Казан -Татарстанның башкаласы. Ул борынгы шәһәр. Анда тарихи урыннар күп. Казанның үзәгендә Кремль урнашкан. Кремльдә Сөембикә манарасы, Кол Шәриф мәчете, Благовещение соборы һәм Президент сарае бар.

-Рәхмәт. Менә без Казанда да булдык.(Картага Казан исеме янына флажок беркетәбез).

-Ә хәзер без сезнең Алабуга шәһәренә юл тотабыз. Алабугага автобус белән барабыз.

-Күзләрне йомабыз,20гә кадәр саныйбыз.

Слайд.Алабуга шәһәре гербы һәм рәсемнәре.

(Тактада Елабуга сүзе язылган)

Менә килеп тә җиттек. Безне шәһәргә кертмиләр әле, чөнки бу сүзне татарча әйтергә тиешбез.

Балалар Алабуга диләр.

-Дөрес. Алабуга шәһәре белән безне гидыбыз Павел таныштырыр.

-Бу-Алабуга гербы. Алабуга -борынгы шәһәр. Анда И. Шишкин, М. Цветаева музейлары бар. Алабугада машиналар, тракторлар җитештерәләр.

(Картадагы Алабуга сүзе янына флажок беркетелә)

-Ә, хәзер без Яр Чаллы шәһәренә юл тотабыз. (Күзләрне йомабыз,10га кадәр саныйбыз.)

- Күзләрне ачабыз. Килеп тә җиттек. Керә алмыйбыз. Менә -бу күрсәтү тактасы, аның бер ягы егылып төшкән. Без аны дөрес итеп әйтергә тиеш.(Тактага Яр сүзе язылган, икенче яртысы ябылган, балалар Чаллы сүзен әйтәләр һәм шул сүз ачыла)

-Дөрес. Бу-Яр Чаллы шәһәре.

Слайд. Яр Чаллы шәһәре гербы һәм рәсемнәре.

-Безнең гидыбыз Лиза Яр Чаллы шәһәре белән таныштырыр.

-Бу-Яр Чаллы шәһәре гербы. Яр Чаллы-зур, матур шәһәр. Анда КамАЗ заводы бар. КамАЗда машиналар җитештерәләр.

-Бик, яхшы. Юлыбызны дәвам итәбез. Күзләрне йомабыз,20гә кадәр саныйбыз. Безне бу шәһәргә кертмиләр әле, без шәһәр исемендә төшеп калган хәрефне дөрес әйтергә тиеш.

-Әлм...т (ә) хәрефе карточкада язылган.

Слайд.Әлмәт шәһәре гербы һәм рәсемнәре.

Әлмәт шәһәре турында Юлия сөйли.

-Бу - Әлмәт шәһәре гербы. Әлмәт-нефтьчеләр шәһәре. Анда нефть чыгаралар.

-Хәзер Әлмәттән кайтабыз.(Күзләрне йомабыз һәм 10 нан 1гә кадәр саныйбыз.)

-Менә Кама елгасы буенда бик матур шәһәр күренә. Нинди шәһәр соң бу? Бу шәһәр исеме ике сүздән тора. Монда сүзнең берсе язылган, безгә икенчесен әйтергә кирәк.

Түбән...(Кама сүзен әйтергә тиешбез)

-Дөрес итеп укыйбыз. Бу-Түбән Кама сүзе.

Слайд. Түбән Кама гербы һәм рәсемнәр.

Түбән Кама шәһәре белән безне Артем таныштырыр.

-Бу-Түбән Кама шәһәре гербы. Түбән Кама шәһәре-химиклар шәһәре. Анда шиналар заводы һәм нефть эшкәртү заводы бар.

-Хәзер Кама елгасы буйлап, сәяхәт итәбез.(Басабыз куллар һәм аяклар белән төрле хәрәкәтләр ясыйбыз).

-Менә килеп җиттек. Әйдәгез ял итеп алыйк.

Сәгать йөри келт-келт

Ул уяна иртүк түк-түк

Ул йокларга яратмый юк-юк.

(Баш белән төрле хәрәкәтләр ясыйбыз)

-Бу-кайсы шәһәр?

-Дөрес, бу-Чистай шәһәре.

Слайд.Чистай шәһәре гербы һәм рәсемнәре.

-Чистай шәһәре белән безне Амина таныштыра.

-Бу-Чистай шәһәре гербы. Чистай шәһәре Кама елгасы буенда урнашкан. Анда сәгать заводы бар. Сәгать заводында төрле сәгатьләр җитештерәләр.

Хәзер без сезнең белән изге җирләргә барабыз. Ул -Болгар шәһәре. Болгар җирләренә теплоходта барабыз.(Кул, аяклар белән төрле хәрәкәтләр ясыйбыз)

-Менә бу - Болгар шәһәре. Искиткеч гүзәл шәһәр!

-Болгар шәһәре белән безне Камилла таныштырыр.

-Бу - Болгар шәһәре гербы. Болгар-борынгы шәһәр. Болгарда изге истәлекле урыннар бик күп.

-Хәзер теплоходта башкалабыз Казанга юл алабыз.(Төрле хәрәкәтләр ясыйбыз)

-Казанга да килеп җиттек.

-Казаннан туган җиребез Яшел Үзәнгә кайтабыз. Күзләрне йомабыз һәм 10га кадәр саныйбыз.

-Нинди гүзәл безнең Яшел Үзәнебез!

Слайд. Яшел Үзән гербы һәм рәсемнәре.

-Яшел Үзән шәһәре турында безгә Полина сөйләр.

-Яшел Үзән - минем туган җирем. Ул матур, яшел шәһәр. Анда Горький исемендәге завод,"Позис" заводы, Фанера заводы бар. Горький исемендәге заводта корабльләр житештерәләр,"Позис" заводыФда суыткычлар җитештерәләр. Фанера заводында йорт җиһазлары ясыйлар.

-Ә, сез беләсезме,2012елның мартында Яшел Үзәнгә 80 ел булды.

Йомгаклау.

Балалар, без сезнең белән Татарстан шәһәрләре буенча сәяхәттә булдык. Нинди шәһәрләрдә булдык инде?

-Казан, Алабуга, Яр Чаллы, Әлмәт, Түбән Кама, Чистай, Болгар, Яшел Үзән шәһәрләрендә.

-Менә нинди матур стенд килеп чыкты. Бу безнең проект. Без аны бүген ясадык. Без аны иртәгә икенче катка элеп куярбыз. Барлык балалар да күрсеннәр безнең эшне. Бу шәһәрләр турында мәгълүмат шушы папкада, сез алар белән таныша аласыз. Алдагы сыйныфларда да проект эшләрен дәвам итәрбез.

Өй эше. Безнең шәһәребезне киләчәктә ничек күрәсез? Рәсем ясап килергә.

-Хәзер сез Татарстан шәһәрләрен яхшы белүчеләр буларак медальләр белән бүләкләнәсез.

Балалар Татарстан икмәккә дә бай. Мин сезгә калач пешердем, шуның белән сезне сыйлыйм.

-Дәрес бетте, барыгызга да бик зур рәхмәт!

dp-adilet.kz